Роспотребнадзорда башкаланың югары уку йортындагы кандалалар белән бәйле җәнҗаллы видеога карата аңлатма бирделәр. Социаль челтәрләрдә пәйда булган видеода вуз аудиториясендә ролик авторы кандалалар турында сөйли һәм аларны күрсәтә. Без дә бу хакта бүген язып чыктык.
“Әлбәттә, уку йортында кандалалар булуы – бу күрәләтә санитар нормаларын һәм кагыйдәләрен бозу”, – дип белдерделәр Роспотребнадзор идарәсендә һәм уку йорты адресына санитария законнарын бозуга юл куймау турында кисәтү игълан иттеләр.
Ведомствода шуны да искәртәләр: 2025 елның 1 мартыннан бөҗәкләрне эшкәртү буенча хезмәтләрне лицензияле компанияләр генә күрсәтә ала.
Чыганак: bashinform.ru