Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
7 ноябрь , 17:51

БДМУ студентлары кандалалар һөҗүменә зарлана

Әстәгъфирулла!

БДМУ студентлары кандалалар һөҗүменә зарлана
БДМУ студентлары кандалалар һөҗүменә зарлана

БДМУда кандалалар студентларны лекцияләр вакытында тешли,  ди. “ГорОбзор” журналисты  бу хакта студентлар  белән аралашкан.

“Әйе, кандалалар чынлап та бар. Кичә 8нче санлы корпуста кандаланы ак халат өстендә күрдем. Теге атнада минем бармакны тешләде, эзе калды”, – ди 1 курс студенты Анастасия.

Анастасия сүзләренчә, студентлар гардеробка курткаларын тапшырмый, чөнки кандалаларны тулай торактан алып килүләрен беләләр. Әмма кайсыбер кафедра укытучылары киемнәрне гардеробка тапшыруны мәҗбүр итә, ди.

Тагын бер студент кандаланы 8нче корпусның аудиториясендә күрдем, дип ышандыра.

“[Кандала, - Авт.] Өстәлдә иде, каедра мөдире моңа шаһит. Бәхеткә, кандала беркемне дә  тешләмәде, аны үтереп препаратларга кулланыр өчен тапшырдык”, – ди студент.

Вузда укучы тагын бер студент кыз 10 корпуста да кандалалар  бар, дип ишеткән. Әмма үзе күрмәгән.

Аңлатмалар артыннан портал төбәкнең Роспотребнадзорына һәм БДМУ хакимиятенә  мөрәҗәгать иткән. Вакыйгага ачыклык кертергә вәгъдә биргәннәр. 

Чыганак: gorobzor.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: