Барлык яңалыклар

Уфада стенадан азат ителгән песи гаиләле булган (ВИДЕО)

Берәдәк песи бәхет елмаюына бик шаттыр, мөгаен.

Уфаның гражданнарны яклау идарәсеннән.
Фото:Уфаның гражданнарны яклау идарәсеннән.

 Уфаның  Инорс бистәсендәге  бер  фатирның вентиляция каналына кереп кысылган песине коткарулары турында язган идек

Соңрак хуҗабикәнең үсмер кызы  Регина бу хакта түбәндәгеләрне сөйләде.

–Иртәгә җәмгыять белеменнән БДИ дигән кичне имтиханга әзерләнеп беткәч, йокларга яттым. Шулчак ачыргаланганып мияулаган песи тавышы ишетелде.  Тәүдә бу тавышның каян килгәнен  берара аңламый тордык. Соңыннан вентиляция каналына кысылган саргылт мәчене күрдек. Аны ашатып та карадык, су эчердек. 112 номерына шалтыраткач, иртәнгә табан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килеп, песине тоткынлыктан азат итәчәкләр дип вәгъдә бирделәр. Дөресен әйткәндә, БДИда имтихан кайгысы булмады да. Шул песине уйладым, аның өчен борчылдым.

Имтиханнан кайткач, Регина мәчене эзли, таба алмый, чөнки  идарәче компания хезмәткәре, аны стенадан азат иткәч, иреккә җибәргән.

Mash Batash Телеграм-каналы журналистлары, Регина белән бергә Инорс бистәсен аркылы-буйга йөреп чыккач, Мэрны тапкан. (Песигә шундый кушамат такканнар).

Канал подписчиклары җибәргән донатларга (Донат – акча. – Авт.) мыраубайны ветеринар клиникага алып барганнар, прививкалар ясаганнар, юганнар, яраларын дәвалаганнар. Арытаба мыекбай Регина гаиләсендә яшәячәк. Әйткәндәй, гаиләдә Депутат кушаматлы песи бар икән инде, монысына  кыз  Мэр дигән кушамат таккан. 

Чыганак: Mash Batash Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: