Барлык яңалыклар

Кысылып калган мәче төне буе фатирда мияулап чыккан

Фотосурәткә карап гаҗәпләнмәгез, бу фотошоп түгел. 

Уфаның гражданнарны яклау идарәсеннән.
Фото:Уфаның гражданнарны яклау идарәсеннән.

Уфада фатирдагы вентиляция каналына кереп кысылган песине коткарганнар. Башкаланың гражданнарны яклау идарәсендә сөйләүләренчә,  бүген төнлә  махсус хезмәтләргә Ферин урамындагы 1/1 санлы йорт фатирларының берсендә вентиляция каналында песи мияулавы турында хәбәр  иткәннәр.

“Мәгълүматны йортны хезмәтләндерә торган идарәче  компаниягә җиткердек. Бүген иртән компания хезмәткәрләре йомшаккайны азат иткән”, – диләр ведомствода.

Азат иткәнче песи, фатир хуҗаларына йокларга комачаулап, төн буе мияулап чыккан.

Кешеләргә “керереңнән алда чыгарыңны уйла” диләр дә бит, әмма кысылып калган мәче бу сүзләрне ишеткәне булмаган, күрәсең. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: