+21 °С
Болытлы
Зианчура районында яссы табанлылар гаиләсен видеога төшереп алганнар. Кышкы йокыдан уянган аюлар үзләренә азык хәстәрләмәкче, күрәсең. Ана аю алдан юл күрсәтеп югарыга менә, нәни мишкалар исә аның артыннан калмаска тырыша.
Республикада аюлар Белорет, Зилаер, Бөрҗән, Гафури, Ишембай һәм Учалы районнары урманнарында күп дисәләр дә, аларны башка районнарда да очратырга мөмкин, былтыр җәй бу кыргый җәнлекне Уфаның Шакша бистәсендә күргәннәр иде хәтта.
Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы.