Дөньяда ниләр бар?
28 август 2023, 05:21

“Какой ми-и-и-лый!” (ВИДЕО)

Шакшада шәхси сектор урамында аюны күреп калганнар.

SHOT Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.SHOT Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:SHOT Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.

Кичә Уфаның Шакша микрорайонында кешеләр янына аю чыккан. Җәнлекне урманнан ерак түгел урнашкан шәхси секторда күргәннәр. Вакыйга шаһитлары кыргый кунакны видеога төшергәннәр һәм социаль челтәрләргә чыгарганнар. Кад артында әни кешенең балалары белән диалогы ишетелә.

–Какой ми-и-и-лый! – ди бер кыз бала.

–Милый, но может укусить, – ди икенчесе.

–Он еще как может укусить. Все, заходим домой, девочки, никуда не идем, – ди балаларның әнисе.

“Башинформ” агентлыгына Экология министрлыгында хәбәр итүләренчә,  вакыйга урынына ведомство белгечләре барган. Карап торышка аюга 1,6 яшь. Ул урманнан ризык эзләп чыккандыр, дип фаразлана. Шәхси сектор урамнарында ул озак йөрми. Күп тә үтми Базилеевка ягындагы урман эченә кереп китә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас