Дөньяда ниләр бар?
13 март 2024, 04:54

Югалган кызны балалар йортында тапканнар

Эх, балалар!.. Белегез, әти-әни җылысын сезгә беркем алыштыра алмаячак. 

11 март көнне Учалыда  12 яшьлек Регина Гидиятованың өеннән чыгып китеп әйләнеп кайтмавын кичә язган идек Mash Batash Telegram-каналы язуынча, кыз бала әти-әнисе белән вейп өчен талашкан.

Ана кеше кызының менә инде бер ел электрон тәмәке белән мавыгуын сөйләгән. Баланы полиция һәм волонтерлар эзли, дип язган идек.

Кичә, 12 мартта көнне кыз бала табылган. Шушы ук Телеграм-канал хәбәр итүенчә, кыз үзе балалар йортына яшәргә килгән. Анда аны тапканнар да инде.

Әнисе белән сүзгә килгәч, Регина  исәптә торган гаиләдәге ахирәтендә кунган. Ахирәте аңа балалар йортына барыргы киңәш иткән. Бишенче сыйныфта укучы кыз шулай иткән дә. Моңа гаҗәпләнгән социаль хезмәткәрләр кызның әнисенә шалтыратып, барысын да сөйләп биргән. Кыз баланы гаиләсенә кайтарганнар.

Эх, балалар! Нинди генә талаш чыккан хәлдә дә, белегез, әти-әни җылысын сезгә беркем алыштыра алмаячак. 

Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас