Хәвеф-хәтәр
12 март 2024, 04:48

Учалыда 12 яшьлек кыз бала югалган

Исән-сау гына була күрсен инде.

группа «Взаимопомощь-На-Дороге Учалы-И-Учалинского-Района», Vkгруппа «Взаимопомощь-На-Дороге Учалы-И-Учалинского-Района», Vk
Фото:группа «Взаимопомощь-На-Дороге Учалы-И-Учалинского-Района», Vk

Учалыда  кичә кич 12 яшьлек Регина Гидиятова өйдән чыгып киткән дә кире әйләнеп кайтмаган. “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына кызның әнисе хәбәр итүенчә, алар әйткәләшеп алган һәм кызы өйдән киткән. Ана кеше сүзләренчә, Регина моңа кадәр дә өйдән киткәләгән булган, әмма төн буенча  элемтәгә чыкмыйча югалганы булмаган әле.

“Дусларга, туганнарга шалтыраттым – ул беркемдә дә юк. Полициягә гариза яздым – кызымны төне буе эзләделәр, әмма әлегә тапмадылар”, – ди Регинаның әнисе.

БР буенча Эчке эшләр министрлыгында баланы эзләү дәвам итә, дип хәбәр итәләр.

Бишенче сыйныфта укучы кыз кара төстәге, ак капюшонлы кыска курткадан, кара джинс чалбардан, ак кроссовкалардан булган. Баш  киеме кимәгән.

Кызның билгеләре: кара озын чәчле, уң як битендә  миңе бар, буе 135-140 см, коңгырт күзле.

“Телефонын өйдә калдырган, аның белән башка кешенең исеменә теркәлгән  банк картасы булырга мөмкин. Әгәр дә сез аның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булсагыз, аны 102, 112, 8-967-73-52-204 (кызның әнисе), 8-967-459-40-89 (эзләү буенча координатор Анастасия) телефоннары аша хәбәр итүегезне сорыйбыз“, – дип волонтерлар социаль челтәрләр аша гражданнарга мөрәҗәгать итә. 

Чыганак: bashinform.ru 



Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас