Тула өлкәсендә табибларга әлеге дә баягы шул чистартылмаган юллар аркасында ашыгыч ярдәм машинасыннан җигелгән ат чанасына күчеп утырырга туры килгән.
Myslo басмасы язуынча, ашыгыч ярдәм бригадасы Малая Каратеевка авылында яшәүче 85 яшьлек хатынга китеп барган. Әбинең кинәт кенә кан басымы күтәрелгән. Әмма пенсионер хатын яшәгән йортка 2 км ара калгач, юлга машина үтә алмаслык кар салу сәбәпле, табиблар туктап калган.
Табиблар пациент ханымның улына килеп җитә алмауларын хәбәр иткәч, ул ат җигеп, медикларны килеп алган.
Шушы көннәрдә инфаркт кичергән хатынны ашыгыч ярдәм медиклары 6 (!) сәгать дәвамында дәваханәгә илтә алмаулары турында язган идек.
Чыганак: lenta.ru