Хәвеф-хәтәр
5 февраль 2024, 15:56

Инфаркт кичергән хатынны 6 сәгать дәваханәгә илтә алмаганнар

Ашыгыч ярдәм машинасы көрттә баткан. 

Ni Mash Телеграм-каналы.Ni Mash Телеграм-каналы.
Фото:Ni Mash Телеграм-каналы.

Түбәнге Новгород өлкәсенең Соловьево авылында йөрәк өянәгенә дучар булган 60 яшьлек хатынны юлларны кар басу сәбәпле 6 сәгать дәвамында дәвахәнәгә илтә алмаганнар. Бу хакта  Ni Mash Телеграм-каналы хәбәр итә.

Басма хәбәре буенча,  хатын үзен кичә начар хис иткән. Табиблар аңа инфаркт диагнозы куйган,  ашыгыч ярдәм машинасына кертеп салганнар, әмма тиз арада ярдәм күрсәтә алмаганнар. Машина карда баткан. Вакыйга урынына икенче ашыгыч ярдәм машинасына чакыртканнар, ул да баткан. Соңыннан “Урал” янгын сүндерү машинасы килгән, әмма ул да көрткә кереп утырган.

Бу вакыт эчендә авыру хатынның хәлен  ашыгыч ярдәм машинасы эчендә  тотрыкландырганнар. Берничә сәгатьтән соң Володарский район хакимияте кар чистартучы трактор җибәрә, әйткәндәй, аны авыл халкы кыш башыннан бирле күрмәгән... Бу трактор  баткан техника колоннасын кар тоткыныннан азат итә, үзеннән соң зур-зур колеялар калдырып, китә.

Җирле халык  юлларны кардан чистартмау сәбәпле берничә мәртәбә прокуратурага мөрәҗәгать иткән, әмма тырышлыклары нәтиҗә бирмәгән. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас