Казанда махсус хәрби операциядә һәлак булган ирне икенче тапкыр җирләгәннәр. Моннан алда икенче төбәктә җирләнгән хәрбинең мәетен кабердән казып алганнар. Бу хакта Екатеринбургның “Е1.ру” порталы хәбәр итә.
Без бу хакта язып чыккан идек. Екатеринбургта шулай ук СВОдан кайтмаган икенче бер хәрбинең туганнары аларга икенче сугышчының гәүдәсен биреп кайтарулары турында сөйләгән. Ул Татарстанда туып-үскән ирнең гәүдәсе булып чыккан.
Свердловск өлкәсенең кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Татьяна Мерзлякова аппаратында гәүдәләр Ростов моргы хезмәткәрләре хатасы аркасында алмашынган, дип хәбәр итәләр.
Караңгы гүрләре якты, авыр туфраклары җиңел булсын. Тыныч йокла, солдат...
Чыганак: lenta.ru