Дөньяда ниләр бар?
18 гыйнвар 2024, 05:34

СВОда үлгән хәрбинең туганнарына чит кеше гәүдәсен биреп кайтарганнар

Мондый хаталар булырга тиеш түгел дә бит...

"Беренче канал"дагы видеоязмадан стоп-кадр."Беренче канал"дагы видеоязмадан стоп-кадр.
Фото:"Беренче канал"дагы видеоязмадан стоп-кадр.

Екатеринбургта махсус хәрби операциядә катнашучының туганнарына яу яланыннан кайтмаган хәрбине ике тапкыр җирләргә туры килгән. Беренче очракта хәрби урынына башка кешене күмүләре ачыкланган. Вакыйганың нечкәлекләрен “Е1.ру” басмасы язып чыккан.

СВО зонасына ир мобилизация кысаларында эләккән. Хезмәт итү дәверендә Украина диверсантлары төркемен ачыклавы һәм дошман солдатларының бер өлешен юк итүе өчен ефрейторны бүләкләнгән булганнар. Хәрбинең батырлыгы турында федераль каналларда хәбәр иткәннәр. Тик бер атнадан  ул һәлак булган.

Сугышчыны 3 гыйнвар көнне туган ягына алып кайтып җирләгәннәр. Әмма 4 көн узуга хәрби комиссариаттан аның туганнарына шалтыратып, ялгышлык буенча икенче кеше гәүдәсен бирүләре турында хәбәр иткәннәр.  “Иванны менә яңа алып кайттылар, ә без чит кешене җирләгәнбез!” – дип  сөйләгән мәрхүмнең туганнары. Шулай итеп, 15 гыйнварда Иванны “тагын”  җирләгәннәр.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүче  Свердловск  өлкәсеннән Дәүләт Думасы депутаты Максим Иванов  “Е1.ру” басмасына сөйләвенчә,  бу төбәктә теркәлгән беренче шундый очрак. “Без хәрби прокуратурага хәрби комиссариат хезмәткәрләре ни өчен мәетне яхшылап тикшермәүләрен ачыклау үтенече белән запрос әзерлибез”, – дигән ул. 

Чыганак: lenta.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас