Дөньяда ниләр бар?
26 октябрь 2023, 17:03

Лифтта үзегезне тәртипле тотасызмы?

Әнә бер егет, лифтта тәртип бозгач, штраф түләячәк. 

SHOT Telegram-каналы.SHOT Telegram-каналы.
Фото:SHOT Telegram-каналы. 

Ярославль  өлкәсендә җәмәгать урынында төкергәне өчен беренче  штрафны лифт видеокамерасына төкергән  егет түләячәк.

SHOT Telegram-каналы хәбәр итүенчә, законны бозучы – Ярославльдә яшәүче Евгений Малахов. 15 октябрьдә ул Карл Либкнехт урамындагы йорт лифтына керә дә, камерага берничә мәртәбә урта бармагын күрсәтә, соңыннан камера обективына  какырыгын төкерә.

Видео яшен тизлеге белән интернетка тарала, хулиганны ачыклыйлар. Хәзер аңа мең ярым сум акчасын чыгарып салырга туры киләчәк.  Бу – социаль челтәрләрдә таралган видеога нигезләнеп билгеләнгән  тәүге штраф.

Моңа кадәр без Ярославль өлкәсендә иҗтимагый урыннарда төкергән өчен штраф кертүләре хакында язып чыккан идек. Ярославль өлкәсе Русиядә урамда төкергән өчен  штраф керткән бердәнбер төбәк. Дөнья күләмендә алганда исә мондый штрафлар Казахстан һәм Сингапурда кертелгән. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас