

Ярославль өлкәсендә Русиядә тәүге тапкыр җәмәгать урыннарында төкергән өчен штраф сала башлыйлар.
Өлкә хөкүмәтендә хәбәр итүләренчә, 7 сентябрьгә кадәр закон бозучыларны кисәтә килгәннәр. Июньнән алып иҗтимагый урыннарда барлыгы 50дән артык төкерү очрагы ачыкланган.
Иҗтимагый урыннарда төкерүчеләрне видеокамералар ярдәмендә ачыкларга ниятлиләр. Төбәк хөкүмәте шәһәрдә 7 мең камера эшли, дип белдерә. Аларның саны көннән-көн арта. Закон бозу очрагы теркәлгән хәлдә фото һәм видеомәгълүматлар кеше шәхесен ачыклар өчен йөзне таный торган программага кертелә. Видеокамерадагы мәгълүмат оператив төркемгә тапшырыла. Аның составына административ-техник надзор инспекциясе, полиция хезмәткәрләре, административ комиссияләр әгъзалары керә.
Закон бозучыны ачыклаган хәлдә төркем, вакыйга урынына чыгып, кешенең мәгълүматларын билгеләргә, административ материалны шунда ук карап чыгарга тиеш. Җәмәгать урынында төкергән өчен 1,5 мең сум штраф билгеләнгән. Законны кабат бозган очракта 3 мең сум штра түләргә туры киләчәк.
Ай-һай, бик катмарлы һәм катлаулы кебек бу процедура. Җитмәсә, озак. Төркем вакыйга урынына килеп җиткәнче, мисал өчен, тукталышта транспорт көткән кеше күптән инде үз юлында булырга мөмкин.
Чыганак: lenta.ru