Дөньяда ниләр бар?
6 сентябрь 2023, 16:16

Кияүгә түгел, дәрескә барырга туры киләчәк

SHOT Телеграм-каналыSHOT Телеграм-каналы
Фото:SHOT Телеграм-каналы

Мәктәпкә дәрескә барыр урынына кияүгә җыенган укучы кызның уе тормышка ашмаган. 11 сыйныфта укучы Надяның әтисе гашыйклар арендалаган фатирга килеп кергән һәм 16 яшьлек кызын укуны дәвам итәр өчен алып кайтып киткән. Надяның 18 яшьлек егете белән полицейскийлар әңгәмәләшә.

SHOT Телеграм-каналы язуынча, Красногорскида яшәүче Надя дүшәмбе көнне мәктәп формасын киеп, портфеленә төрле кирәк-яраклар сатлып, дәрескә киткән. Әмма мәктәптә аны күрүче булмаган. Соңрак  үсмер кыз башкача укучы буласы килмәвен, Сергей исемле егеткә кияүгә чыгарга җыенуын хәбәр иткән. Сергей фатир арандалады, дип тә өстәгән ул әнисенә.

Сергейның Подмосковьега Тула өлкәсеннән килүен ачыклаганнар. “Кәләш” белән ул бер ел элек социаль челтәрләрдә танышкан. Ара-тирә свиданиеларга йөргәннәр. Надяның әти-әнисе кызларын озаткан егетне берничә тапкыр күрсәләр дә, аңа  артык игътибар итмәгәннәр. Надяның кайда икәнлеген полицейскийлар ачыклаган. Бүген ул әти-әнисе янында, ә иртәгә аңа мәктәпкә дәрескә барырга туры киләчәк.

Шулай, БДИсыз ЗАГСка бару юк...

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас