Дөньяда ниләр бар?
5 сентябрь 2023, 11:47

Өйдән мәктәпкә дип чыккан, әмма кияүгә киткән

Д.И. Фонвизинның "Недоросль" комедиясендәге "Не хочу учиться, хочу жениться!" дигән сүзләр искә төште. 

Красногорскида  11 сыйныфта укучы кыз өйдән мәктәпкә дип чыккан, әмма мәктәпкә түгел, кияүгә киткән. Укучы кыз мәктәп формасын кигән, портфеленә беренчел ихтыяҗдагы кирәк-яраклар салган, әмма дәрестә аны күрүче булмаган. Соңрак ул әнисенә укучы булганчы, ир хатыны булам, дип хәбәр иткән. Яшь кәләшне бөтен шәһәр эзли, ди.

 SHOT Телеграм-каналы хәбәр итүенчә, 16 яшьлек Надя  өйдән китүен ныклап яшергән. Кичә ул сеңлесен балалар бакчасына илткән һәм мәктәпкә дәрескә баргандай кыланган. Әмма мәгариф учреждениесендә аны күрүче булмаган. Көндез 15.00 сәгать тирәсендә кыз әнисенә өйгә кайтмаячагын, бүгеннән алып Сергей исемле егет белән яшәвен әйткән. Сергей фатир арендалаган, алар туйга әзерләнә, имеш.  

Коты очкан ана кызының әйберләрен тикшергән. Үсмернең бүлмәсеннән киемнәренең бер өлеше, ноутбук, рәсем төшерү өчен планшет һәм бераз кулакча югалган. Укучы кызны эзләүләргә полицейскийлар кушылган. Сергей “кияү”нең шәхесе ачыклана. Кызның ата-анасы сүзләренчә, Надя яшьтәшләре белән бик аралашып бармаган, еш кына өйдә компьютер уеннар уйнаган яисә рәсем төшергән.  Кызның гаиләсен әйбәт дип бәялиләр. Аның әтисе – эшкуар. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас