Дөньяда ниләр бар?
28 июнь 2023, 17:10

Тайгада төн кунган малайның хәле ничек?

Толя Путилинны коткару тарихы.

SHOT Telegram-каналыSHOT Telegram-каналы
Фото:SHOT Telegram-каналы

Бүген иртән Амур тайгасында 10 яшьлек Толя Путилинның әтисе белән балыкка киткән җиреннән югалып, исән-сау табылуы турында язган идек. Малайны  тәүдә үзләренең ау эте табуы ачыкланган. Лайка токымлы эт гаилә башлыгыннан арттарак калган һәм баланың эзе буенча киткән. Адашкан Толя исә башта эчәр су эзләгән, әмма якын-тирәдә  аңа бер сулык  та очрамаган. Шуннан ул агач астында коры-сары җыеп,үзенә урын әзерләгән. Эте белән шунда иртәнгә кадәр йоклаган ул. Әйткәндәй, малай үзенә әзерләгән урыннан 700 метрда аю өне булган. Анда ана аю балалары белән булган. Кыргый җәнлекләр, этне сизеп, бала янына якын килмәгәннәр. Иртән лайка каядыр юк булган. Күп тә үтми ул Толя янына волонтерларны ияртеп килгән. Малай аякларын авырттырган һәм аны кигәвеннәр төшләгән. Гомумән алганда ул үзен яхшы хис итә.

Маэмайга афәрин!

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас