Хәвеф-хәтәр
28 июнь 2023, 05:58

Югалган бала тайгада койма яңгыр астында төн кунган

Малай әтисе белән балыкка киткән булган. 

nerulife.runerulife.ru
Фото:nerulife.ru

Амур өлкәсенең Кече Урил елгасы тирәсендә 10 яшьлек Анатолий Путилин югалган булган. Тайгада  малай әтисе белән булган, гаилә башлыгы аны балык тотарга үзе белән иярткән. Бу хакта “Амур” эзләү-коткару  отряды хәбәр итте.

Архара авылында коткаручылар параплан ярдәмендә җирлекне карыйп, тикшергән. Кызганычка каршы, малай югалган урынга бары тик вездеходта гына барып булган. Баланы эзләгәндә тайгада  койма яңгырлар яуган.

Соңрак  малайның әнисе бу хакта полициядән ишетеп белүе ачыкланды. “Улым тайгага әтисе белән балыкка киткән иде. Кичә 11ләрдә мин аның баланы югалтуын полициядән белдем. Ирем элемтәгә чыкмады һәм миңа берни хәбәр итмәде. Мин бу хакта полициядән ишеттем”, – дигән улы югалуы турында ана.

Уку елы тәмамланганнан соң хатын улының әтисе белән балыкка икенче тапкыр баруын сөйли. Балыкка китеп югалган көнне алар белән малайның абыйсы да булган.

Хәбәрне язып беткәндә 10 яшьлек Толя Путилинның табылуы билгеле булды. Ул якыннары янына кайткан.

“Табылды. Исән”, – дип язалар бу хакта “Амур” эзләү-коткару отряды  бүген, 28 июнь иртәсендә (Мәскәү вакыты буенча 8:27 сәгатьтә). Бала тайгада койма яңгыр астында төн кунган. Малайның кайда табылуы, аның сәламәтлеге турында да әлегә волонтерлар хәбәрләр итми. Иң мөһиме – табылган. Сау-сәламәт була күрсен. 

Чыганак: lenta.ru

 

blagoveshensk.bezformata.com
Фото:blagoveshensk.bezformata.com
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас