+21 °С
Болытлы


Уфаның “Дүрт сезон" скверында әниләре белән йөргән керпе балаларын күреп калганнар. Бу тамаша белән кешеләр генә түгел, хайваннар да кызыксынган. Юлия Репьевская төшергән видео кадрларында мәче урман кунакларын аптырап күзәтә һәм хәтта аларны күпмедер вакыт озата бара. Уфада урман җәнлекләрен очратуның беренче очрагы түгел. Элегрәк шул ук скверда кешеләрдән һәм камералардан курыкмаган кыю тиен хакында язганнар иде. Уфа янында елга аша йөзүче пошилар хакында да язып чыктык.
Чыганак: bashinform.ru