Сусаклагыч аша йөзгән пошины күргәннәр

Озын дистанция аңа җиңел бирелмәгән. 

Видеодан скриншот.Видеодан скриншот.
Фото:Видеодан скриншот.

 “Башкортстан” милли паркы инспекторы патруль вакытында Йомагуҗа сусаклагычын йөзеп чыккан пошины видеога төшергән. Кадрлардан күренүенчә, бу озын дистанция пошига җиңел бирелмәгән. Ярга чыкканда аның аяклары шактый арыган булган. Шулай да ул туктап, бераз ял итми. Көч-хәл белән булса да куе агачлык арасына кереп югала.

Шушы ук әлеге тыюлык хезмәткәрләре кондызны видеога төшереп алган. Фотоауны (фотоловушка) җәнлек яшәгән урынга урнаштырганнар. Хәзер социаль челтәрләрдә видеога эләккән кондызга кушамат эзлиләр. Кулланучылар Грызли, Энди, Хомыч, Фома һәм Яша вариантлары арасыннан үзләренә ошаганын сайлап, тавыш бирә ала. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас