

Валера атлы талпанга куелган арт-объектны урлаулары хакында язган идек. Ул урман-парклар зонасында йөргәндә узгынчыларны игътибарлы булырга чакырып тора иде. Талпанга куелган бу кечкенә һәйкәл Уфада ике ел ярым торды. Күзәтү камераларыннан күренүенчә, аны ике чыгарылыш укучысы чәлдергән. БР буенча Эчке эшләр министрлыгы тикшерү башлаган.
“Һәйкәл Уфа символларының берсе булып тора, ул кешеләрне игътибарлы булырга һәм талпаннардан йогу ихтималы булган авырулар хакында онытмаска кирәклеген кисәтә. Шук үсмерләргә мөрәҗәгать итеп, Роспотребнадзор һәйкәлне урынына кайтаруны үтенә”, – диелә “Ваш Роспотребнадзор” Телеграм-каналында дөнья күргән хәбәрдә.
Чыганак: bashinform.ru