Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
22 Май 2023, 21:46

Талпанга куелган һәйкәлне чәлдергәннәр

Уфада шундый арт-объект барлыгын белә идегезме?

vk.com
Фото:vk.com

Уфада Валера атлы талпанга куелган һәйкәлне урлаганнар. Бу хакта арт-объект авторы Олег Чегодаев социаль челтәрләрдә  хәбәр итте. Аның сүзләренчә, талпанны чыгарылыш укучылары чәлдергән.

966 көн ул сезнең белән безне сөендереп торды, табигатьтә һәр бөҗәкнең әһәмияте  һәм мотлак рәвештә энцефалиттан прививка ясатырга кирәклеге турында искәртеп торды. Һәм менә ул инде юк. Бу “бүләк”не иңбашларына кызыл тасмалар салынган чыгарылыш укучылары ясады. Бу хактагы видеоны карап, моңсу гына елмаябыз, яшь чакта без дә ниләр генә кыланмадык, әмма мондый ук юлга барган булмады. Үсмерләргә әле, бәлки, күңелледер дә, әмма кайчан да булса аларга оят булыр”, – дип язган ул Урал таулары илчелегенең ВК-төркемендә.

ОлегЧегодаев язуынча, “талпан”ны элекке урында терегезәчәкләр. Валера атлы талпанга кечкенә һәйкәлне 2020 елның көзендә Мостай Кәрим урамында урнаштырганнар иде. Ул 925 пробалы көмештән коелган. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: