"Бердәнбер бала иде, хатыным башка таба алмый"

Ди өстенә телевизор төшеп үлгән сабыйның әтисе. 

БР Прокуратурасы.БР Прокуратурасы.
Фото:БР Прокуратурасы.

Уфада өстенә телевизор төшеп, ике яшьлек малайның үлүе хакында язган идек. Ата-анасы баланы няня белән аның фатирында калдырып киткән булган. Сабый ничектер телевизорны тумбочкадан сөйрәп төшергән һәм шуның астында калган. Имгәнүләрдән малай һәлак булган. 

Әти кеше сүзләренчә, бала караучы хатынга алар 10 мең сум түләгән. “Без, эшләр өчен, бала караучы ялладык. Ул да Үзбәкстаннан. Интернетта таптык, баланы көн саен аңа илтә идек. Фаҗига буласы көнне иртәнге 9да калдырдым, ул 11 сәгатьтә шалтыратты, улымның башына зур телевизор төшүен әйтте. Борыныннан, колакларыннан күп кан аккан. Мин “ашыгыч ярдәм” чакырттым. Мин килеп җиткәндә, табиблар шунда, бала үлгән иде инде. Ул – безнең бердәнбер балабыз, хатыным башка бала таба алмый”, – дип сөйли әти кеше.

Фаҗигадән соң баланың атасын тоткарлаганнар, Уфада рәсми рәвештә теркәлми яшәгән өчен штраф салганнар, бала караучы хатынга карата җинаять эше ачылган.

Мәрхүм бала  атасының бала караучы хатынга үпкәсе юк, ә баланың анасы исә бу хатынны катгый җәзага тарттыруны таләп итә.

“Мин аны утыртуларын да, җәзага тарттыруларын да теләмим. Бу – бәхетсезлек очрагы. Аның да 2 яшьлек кызы бар. Ул да ана”, – ди әти кеше.

Бердәнбер улларын югалткан гаиләнең олы кайгыларын уртаклашабыз,  югалту ачысын кичерүдә Ходай Тәгалә аларга түземлекләр бирсен. 

Чыганак: ufa1.ru

"Честно говоря" тапшыруыннан стоп-кадр.
Фото:"Честно говоря" тапшыруыннан стоп-кадр.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас