Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
17 Май 2023, 15:27

Ике яшьлек бала өстенә телевизор төшкән

Гаиләдә - олы кайгы...

БР  Прокуратурасы
Фото:БР Прокуратурасы

Уфаның Октябрь проспектында урнашкан 83/1 санлы йортта  кечкенә сабый белән фаҗига теркәлгән. Фатирда няня белән булган 2 яшлек сабый өстенә иске төрле (зур) телевизор төшкән. Алган тән җәрәхәтеннән сабый шунда ук үлгән.

“Әлегә билгеле булуынча, ата-ана сабыйны няня фатирында калдырган. Профессиональ нянямы ул, туган тиешле яисә дус хатынмы икәнлеге билгесез. Сабый ничектер телевизорны тумбочкадан сөйрәп төшергән һәм шуның астында калган. Имгәнүләрдән малай һәлак булган”, – дип хәбәр иткән “Башинформ” агентлыгына үз чыганагы.

Прокуратура бала үлеме очрагы буенча тикшерү оештырган.

“Вакыйга урынында фаҗига сәбәпләрен башкала прокуроры Сергей Воронов өйрәнә. Ул хокук саклау органнары эшен җайга сала. Прокуратура сабыйның ата-анасын бурычларын үтәү-үтәмәү мәсьәләсенә бәя бирәчәк”, – диләр БР Прокуратурасында.

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: