

АКШта яшәүче Алисия Дэйның Мәскәү башкаласының Кызыл мәйданында бозау белән йөргәне өчен кулга алынуын язган идек. Махсус приемникта утырган вакытта ул Русия полицейскиена гашыйк булган.
Әйткәндәй, суд Дэйга 40 ел дәвамында Русиягә керүне тыйган. Әмма яшь хатын сөйләвенчә, сөйгәне янына кайтыр өчен ул бу карарны гамәлдән чыгарырга ниятли. Сөйгәне белән очрашыр өчен америкалы хатын колониядә утырып чыгарга да риза икән.
“Аңа карата хисләрем бик көчле. Мин приемниктан чыккач без ике тапкыр очраштык инде”, – дип сөйләгән Алисия интернет-басмаларга.
Махсус приемникта Алисия Дэй 13 тәүлек утырган, анда яхшы шартлар тудырылган, әмма күңелсез булган. Америкалы хатын сүзләренчә, полицейскийлар аны һәм башка арестантларны хөрмәт иткән, ул хәтта бер хатын белән дуслашкан.
Мәскәүнең Троицк суды Дэйны Русиядән чыгару һәм илгә 40 ел дәвамында керүне тыйган карарны 16 февральдә кабул итте. Русиягә килгәч, Алисия Дэй законга ярашлы теркәлмәгән.
Чыганак: lenta.ru