

Полицейскийлар АКШтан килгән хатынны Мәскәүдә Кызыл мәйданда бозау белән йөргәне өчен тоткарлаганнар.
34 яшьлек Алисия Дэй сүзләренчә, ул бүгенге көндә Подмосковьеның Реутово шәһәрендә яши. Бозауны “Авито” аша сатып алган. Бозауга Кызыл мәйданны күрсәтергә ниятләп, ул аны Мәскәүгә алып килгән.
Мәйданда Дэйны кулга алганнар һәм полиция бүлегенә алып килгәннәр. Америкалы хатынга административ протокол төзегәннәр. Аңа административ кулга алу, штраф яисә мәҗбүри эшләр яный.
Алисия Дэй терлекләрне яклаучы буларак танылган. 2019 елда Daily Mail басмасы Алисия Джикси исемле дуңгызны Девондагы (Англиядәге графлык) фермада чалудан коткарып, Лондондагы кысан фатирына яшәргә алып килгән дип язган булган. Алисия дуңгызын үз белән метрога алып төшкән, тышта йөрергә чыкканда иярткән һәм рестораннарга алып барган.
Чыганак: lenta.ru