

Самирә әбинең бердәнбер баласы тугыз айлык чагында вафат була.
-Фермада бозаулар карый идем, юрганга төреп алып төштем үзем белән. Карарга, калдырырга кешем булмагач, шулай икәү йөри идек колхоз фермасына эшкә. Бер почмакка юрганы-ние белән төрелгән килеш, имезеп салып куям да йөгергәләп эшемне башкара идем. Бер чакны килеп алсам, сабыем йоклап кына киткән, уята алмадым. Ии матур иде, курчаклар кебек... Елый-елый ферма белән авыл арасын үттем. Шуннан соң бала бирмәде Хак Тәгалә. Бабагыз ни, бик эчте. Элек бит сугыштан күбесе эчәргә өйрәнеп, сүгенергә өйрәнеп кайттылар. ,,Нирмы,,сы да беткән булгандыр инде... Кайткач та ,,сталин йөз граммы,, дип кенә торды. Күршебез, синең биатаң, намаздамын дип, ул нәстәкәйне капмаган. Бианаңны кадерләп кенә яшәде шуңа да. Эчеп алса безнеке, кыш дип тормады урамга куып чыгара иде. Киенеп өлгерәлсәм, фермага бозауларым янына, кызым йоклап киткән почмакка барып йоклый идем. Эчмәсә, әдәм эрәтле иде инде менә. Әнә шул шайтан суын чөмерергә ымсынып кына торды. Шул башына да җитте инде. Зәмхәрир салкында салмыш фермадан кайтырга чыккан, ат чанасы салуда салулаган. Үзе төшеп калган. Шунда йоклаган кар өстендә. Исән калса да әдәм имгәге булып, кулын-аягын кисәрләр иде, күзеңә тилмереп карап ятар иде диделәр. Аты да бит турыга үзебезгә кайтмаган. Төнен кереп йөри торган бичәсенең капка төбенә барып борынын төрткән. Тегесе чыгып карамаган...
Ул язмышын Тәгъзимә күршесенә шулайрак тасвирлый иде. Килен булып килгән елларында... Тәгъзимә хәзер үзе картлыкка аяк баскан тол хатын. Балалары таралышкан. Биана-биатасы да күптән гүр ияләре. Шулай да мәктәптә укытуын ташламады әле Тәгъзимә. Ана теленнән укытырга кеше юк дигәч, сүз тыңлап, ярты ставкага булса да хезмәт куеп йөргәне. Самирә әби инде элек сөйләгәннәрен дә исенә төшерә алмый. Оныта. Тәүдә иренең исемен белмим, оныттым дигәч, әби юри шаярта, үзәгенә үткәнгә исенә алмыйдыр дип уйлый иде. Хәтер әкренләп үзен кыерсытканнарны исеннән алып ташлый бара икән. Хәтта исемнәрен дә. Кызының исемен гел кабатлап йөрер иде Самирә әби. Тик соңгы вакытта анысын да исенә төшерә алмый... Шулай да аны башы киткән дип әйтеп булмый. Әнә бит, үләннәр турында ничек сөйли... Вакыт-вакыт үткәнен исләп сөйләштергәләп тә ала. Тик менә исемнәрне генә хәтерли алмый.
Инде кичә генә икәүләп гөрләшеп бәлеш ашаган күршесенә Самирә әби янә кергәч, ни гаҗәп, үзенең исемен онытуын әйтте.
- Балам, мин кем әле ул? Исемемне оныттым. Кем кызы икәнемне дә хәтерләмим. Язып куйган идеңме? - дип сорады Тәгъзимәдән.
Янә исенә төшереп, күршесе аның исемен, үзенең исемен кабатлатты. Тик чәен эчеп бетерүгә, әбекәй янә шул сорауны кабатлады. Исемен оныткан...
Как сөяккә калган әбекәй белән мунчасын бергә керде Тәгъзимә. Әбекәй саташып та сөйләнми үзе. Бары әлеге мәл өчен генә кирәкле сүзләр белән сөйләште. Тик көннән көн аның сөйләме кыскарды, әзәйде. Тәгъзимәләрдә йокларга калдырып булмады Самирә әбине һич. Шуңа өенә кертеп, урынына яткырып чыгып китә иде күршесе. Иртән үзе торып, әкрен генә кыштырдап өендә йөрештерә дә, тагын Тәгъзимәләр капка төбенә барып утыра. Күршесе тыкрыктан күренү белән, әнисен күреп калган сабый сыман, бөрешеп беткән кортканың йөзенә елмаю йөгерә... Алар икәүләшеп өйгә керәләр...
- Балам, бик озак яңгыр юк бит. Әле ләйсән генә яңгыр сибәләп үтте. Шуңа сөенеп еладым. Сукыр күздән дә яшь чыга икән, битем буйлап күз яшьләрем тәгәрәп төштеләр. Бүген төнен, күрерсең әле, ишеп явып китәр, Хак Тәгалә теләсә. - дип, шатлыгы белән уртаклашты әби.
Чәй эчкәч, хәлем китеп тора дип, күршесенең диванына сузылып ятты карчык.
- Ни, балам, минем исемем ничек әле, тагын оныттым. - диде, баш очындагы мендәрен капшап әбекәй...
Шул чәй эчүдән башкача ризык капмады ул. Башкача шушы урыныннан тормады да. Бер сүз дә сөйләшмәде дә. Пуфылдап, тешсез авызын ачып тын алып, тагын пуфф дип сулап, черем итте.
Җиргә эңгер төште. Коргаксыган һаваны болытлар каплап алды һәм коргаксып инде урыны-урыны белән ярылырга да өлгергән җиргә лапылдап, тыпылдап эре тамчылар бер-бер артлы төшә башлады. Яңгыр ишәйгән чакта гына Самирә әби күзләрен ачты да:
- Кызым, минем арттан килделәр, анам белән атам баламны күтәреп килгәннәр, мине үзләре белән чакыралар...- дип Тәгъзимәгә пышылдады.
Шуннан кулларын сузып, җимеш өзгән хәрәкәтләр ясады һәм:
- Лә Илаһи Илла Аллаһу, Мөхәммәде Рәсүлүллаһу... - дип, аерым ачык итеп кабатлады да тынды. Аның йөзендә канәгать елмаю чалымнары бер нур булып торып калды...
- Самирә Гыйлемхан кызының урыннарын җәннәттән кыл, Раббым, - дип, Тәгъзимә әбекәйнең әз генә ябылмыйча калган күз кабагын бармак йомшаклары белән йомшак басып ябып куйды. Аңа хәергә дип алган чираттагы яулыгы белән күрше корткасының ияк астыннан ипләп алып, баш түбәсенә бәйләп куйды. Ап-пагы белән йөзьяшәр карчыкның рәхмәтле йөзен каплаганда Тәгъзимәнең кайнар яшь бөртекләре әбекәйнең әле генә җаны ташлап киткән җыерчыклы йөзенә тамды... Бу вакытта матур гына итеп күк күкрәгәне ишетелде. Корылыктан җәфа чиккән җир рәхәтләнеп дымга туена иде...
Чыганак: Яп ялан аяк.
Автор: Миләүшә Әхмәтҗанова-Усманова.