Әдәбият
13 июнь 2023, 17:47

Исемең ничек? (ХИКӘЯНЕҢ ДӘВАМЫ)

- Кызым, үзең генәме, алай капка төбегездә машина юк. Балалар кайтмагандыр... - мич янында торган утыргычка Самирә әби килеп утырды да, җавап көтеп тормас борын, куш учын алга сузып, иреннәрен кыбырҗытып дога кыла башлады.

novyefoto.runovyefoto.ru
Фото:novyefoto.ru

Дәвамы. Башын монда укый аласыз.

Урамга ук таралган бәлеш исе борынын кытыкладымы, Тәгъзимәнең күршесе Самирә әби килеп керде. Ишекне ачуга, иң алдан әбекәйнең таягы тупса аша үтте, ,,ат,,ы артыннан йөзьяшәр әби үзе дә күренде. Йөзгә үк җитте микән, үзе җиттем дип сөйли инде. Төгәл яшен аның берәү дә әйтә алмый. Хәер, кордашлары теге дөньяга күчеп беткән инде. Тәгъзимәнең эштән кайтканын урамда йә үзләренең капка төбендә, йә күршеләренең эскәмиясенә утырып көтеп тора башлады соңгы вакытта карчык. Әнисен эштән зарыгып көтеп алган баладай, күршесен күрү белән сабыйларча сөенә. Чакыруны да көтеп тормастан, йә алдан, йә ияреп эчкә үтә. Өйгә керә. Чөнки белә ул, Тәгъзимә хәзер генә чәй куеп җибәрәчәк. Бергәләшеп чәй эчәчәкләр. Ялгыз кортка өендә әллә ни ямь тапмый бугай... Әле бүген Тәгъзимәнең ялы булгач, балалары фәлән кайткандыр дип, кыенсыныбрак торды бугай. Кермичәрәк утырды да өендә, түзәлмәде, ихатасына чыгып арлы-бирле йөренгәч, керергә булды. Колагы катырак булса да, танавы исне сизә, бик сизә әле. Күрше морҗасыннан таралган бәлеш исенә каршы торалмады шул карчык, уңайсызланса да аяклары менә шушы өйгә таба атлады. Шулай керә-керешкә:
- Кызым, үзең генәме, алай капка төбегездә машина юк. Балалар кайтмагандыр... - мич янында торган утыргычка Самирә әби килеп утырды да, җавап көтеп тормас борын, куш учын алга сузып, иреннәрен кыбырҗытып дога кыла башлады.
Тәгъзимә, карчыкны җавабы белән бүлдермәде, диваны читенә генә терәлеп утырып, куллары белән битен сыпырып, аминын тотты.
- Хәерле тереклек, балам, нигезегезгә бәрәкать тулсын. Менә тагын кереп җиттем. Син миңа үпкәләмә инде, яме. Синең яныңда и рәхәт миңа, балам... - әбекәй җыерчыклы битен җыерчыклы, буыннары чыгып кәкерәеп беткән бармаклары белән сыпырды, юешләнә төшкән күз төбен яулык очлары белән угалады.
- Самирә әби, ни сөйлисең инде, мин үзем сине чәйгә чакырып кереп алырмын дип тора идем. Менә рәхмәт, кергәнсең. Балалар бу атнаны кайтмый. Ялымны бушка үткәрмим дип, зур бәлеш салдым әле, Самирә әби. Хәзер икәүләшеп мәтрүшкә чәе эчәбез...
- Көндез мәтрүшкә чәе эчмиләр, кызым, аны кичен ятканда гына эчеп ятыгыз. Көндез тирләгән килеш җил эләктерсәң, чирлисең. Томау төшә, салкын тия. Мәтрүшкә тирләтә бит ул, аның белән ипләп тотының.
- Кыенсынма, әби, кыенсынма, урамыбыз яме әле син. Матур әбекәебез. Кичә районга баргач бик матур яулык күрдем. Их анама бүләккә алып кайтып бәйләтергә дип, сокландым, үзе җиңел, үзенең чәчәкләре матур. Анам урынына син бәйлә, Самирә әби. Догаларыңны укый-укый, анама багышлап укырсың әбекәем. Кая әле, башыңа бәйләтеп карыйм. - Тәгъзимә шифоньерын ачып, төргәген алды һәм әбекәйнең башындагы яулыгын алып, үзенең бүләген бәйләтеп тә куйды.
- Ииии кызым, Алланың рәхмәте төшсен, бәбекәем. Әле күптән түгел генә биргән идек бит әле яулык. Уң як күршем дә шәлъяулык керткән... Кайчан бәйләп бетерермен соң боларны. Яшәгән кадәр яшәмәм бит инде, балам. Рәхмәт төшсен. - дип, әбекәй куанычыннан кеткелдәп көлеп тә куйды.
- Йөз тулдымы әле, әби, сиңа? - гел бирә торган соравын янә бирде Тәгъзимә әбекәйгә.
- Белмим инде, балам, белмим. Метрикәләрем югалган бит минем. Бәләкәй чагымда инәйләр янгын кичергән, шунда янган, аннан соң, тагын югалды. Тулгандыр инде... Биик озак яшәдем бит... Яшьне болай күп бирмәсен икән Хак Тәгалә. Арыта, балам, арытты... - әбекәй күлмәк итәген сыпырып-сыпырып алды. Дулкынлануы көчле иде аның.
- Самирә әби, иреңнең исемен тәки исеңә төшерәлмәдеңме? - Тәгъзимә табын әзерли-әзерли бүген дә шушы соравын кабатлады.
- Юк, балам, белмим. Менә аның исемен исемә төшерәлмим... Һич. Миннән туган баламның, кызымның да исемен оныттым инде хәзер. Картлыкмы, әллә зиһенем бетүеме, белмим бит... Беркөн килеп, үземнең исемемне дә онытырмын инде... Исемсез китмәсәм ярар иде төп йортка. Исемсез кайтып китмәсәм димен... Гыйлемхан кызы Самирә булам мин, балам, берәр җиреңә язып куй. Өчләремне, җиделәремне, кырыгымны, елымны укытканда да шулай дип аерып, ачык итеп әйтерсең... Өметем синдә. Хәереңне атап биреп торырсың, балам. Сабый балаларга кәнфит биреп кенә булса да, аларны сөендереп, Гыйлемхан кызы Самирә рухына дип кабатларсың...
- Әйй үлем турында сөйләшмик әле, әби, кил, утыр. Бәлеш ачабыз. Алпавытлар кебек сыйланыйк әле икәү иркенләп, кил, утыр, - дип, Тәгъзимә олы бәлешен табынның түренә китереп утыртты. 

Ахыры бар. 

Автор: Миләүшә Әхмәтҗанова-Усманова. 

Чыганак: Яп-Ялан аяк. 

Читайте нас