Әдәбият
12 июнь 2023, 17:52

Исемең ничек? (ХИКӘЯ)

Таба кырына тастымал урап куйсаң, табаңнан артып торган, биек бәлеш барлыкка киләчәген дә анасы өйрәткән серләр.

foto-ram.rufoto-ram.ru
Фото:foto-ram.ru

Басылган камырын оклауы белән җәеп бетерде дә, таба читенә түгәрәкләп урап куелган тастымалы читенә сәлендереп үк җәймәсен салып куйды. Бәлешенең төбе кетердәп торсын өчен табадагы җәймәне майлап, эчлекне шунда түңкәрде. Мул итеп туралган суган, бәрәңге арасында авыз суларын китереп, бераз гына кыздырып алынган майлы ит калҗалары ята. Яратмый Тәгъзимә майсыз итне, әллә тамагыннан шуып кына төшми инде коры калҗа. Майлысы авызга тәм тутырып, эреп кенә ашказанына шуа. Майлы ашагыз, курыкмагыз, бавыр майдан авыртмый ул. Майсыз ашаганнан үт куыкларыгызда үтегез куелана, авыр кузгала башлый, үт куыгындагы үтегез ташка әйләнә, дип, Тәгъзимәнең анасы да майлы ашарга яратты. Тәбикмәген пешерә торыр иде, мич алдында калай савытта чыжлап эреп торган майга кайнар тәекмәкләрен мана-мана өйдә кем бар, шуларга кыстый-кыстый каптырып та чыгар иде. Гөҗләп торган тәекмәкләре авызда эрер булды инәкәенең. Сугыш газаплары кичергән, толлык хәсрәтеннән агарып-саргаеп калган бит очларына тәекмәк пешергәндә мич алдында табагач тотып, юкә утынының сөян яркалары якынында, куз эссесендә басып торып, ал, кызыллык йөгергән. Парлы, барлы тормышта яшәгән бәхетле, рәхәт яшәгән хатын диярсең...
Шуларны уйлый-уйлый, бәлешне бөргәндә үзенең дә авызын очлайтып, иреннәрен бөршәйтеп эшләде. Гүя, бәлеш эченә үзенең рәхмәтләрен дә, канәгатьлек хисләрен дә салып калдырган һәм шундый да риза булып, тырыша-тырыша бәлешен сырлап бөрә. Таба кырына тастымал урап куйсаң, табаңнан артып торган, биек бәлеш барлыкка киләчәген дә анасы өйрәткән серләр. Тәгъзимә эшен бетереп, куна тактасын гадәттәгечә, пычагы белән кырып-кырып, сылашкан камырларын бер җиргә җыйды. Юарга ярамый куна тактаны, ризыкны, муллыкны юып төшерәсең дип кечкенәдән карт инәсеннән, үзенең инәкәеннән сабак алып үскән шул. Егерменче гасырның егерме беренче елындагы ачлыктан исән калганнарның икмәк, он алдында баш иеүен, онны олылауыннан калган гадәт икәнен белә ул. Карт инәсе оклауны да, кунаны да бер дә юдырмады. Кырып алынган камыр кисәкләрен әпи чиләгенә кадерләп илттереп салдыртыр иде. Су юып алып китмәсен муллыкны, ачлыклар кире кайта күрмәсен дип. Гитлер белән сугышкан елларны да ачлык үзәкләренә үткән буын бит алар. Анасының да, карт инәсенең дә атлаган саен сөйли торган хикәятен Тәгъзимә балаларына да кабатлый. Бер бай ерак сәфәрдә йөргән мәлендә туктап ял итеп, ашап ризыкланып алырга уйлап, атланган дөясеннән төшкән. Тамагын туйдырган. Тик бер бөртек ипи валчыгы җиргә төшеп киткән һәм эзләсә дә табалмаган. Тәмам тапмасына ышангач, берәрсе икмәк валчыгына килеп басмасын өчен шул урынны киртәләп куйган.
Әпигә кадер искитмәле булып, буыннан буынга тапшырылып килгән. Эпекәйне олылау - аны көчле энергия чыганагы иткән. Шуңа да икмәкне аска каратып кисәргә ярамаган. Күкрәк тәңгәленә куеп, үзеңә каратып кисү дөрес булган. Әпине зурлау, күкрәк, солнечное сплетение тәңгәленә, дүртенче чакра - анахатага икмәкнең бөек энергиясен сеңдереп калу өчен эшләнгән. Икмәккә табыну түгел, ә олылау. Җиргә, идәнгә ялгыш төшеп киткән икмәкне баш очына, баш өстенә кую да булган. Ачлык еллары бер сынык икмәккә тилмереп, гаиләләре белән кырылган еллар хатирәсе авыздан авызга күчеп сөйләнелеп килгән. Галимҗан Ибраһимовның "Адәмнәр" әсәре тетрәндергеч егерме беренче елның вакыйгаларын чагылдыра. Ачлык кеше ашау кебек түбән ерткычлыкка төшергән адәмнәрне кеше дип тә әйтә алмаслык сыйфатка керткәнлеге хакында бәянли.
Шул ук егерменче гасырның кырык бере нинди ачлыкларга дучар итте халыкны... Тәгъзимә кисәүләре тигез янып, йолдызлар сыман күзен кыскалап ятучы мич төбендәге кузларны җыеп, бәлешен тыкты да, йөзе килсен өчен мич авызына берникадәр утлы күмерләрен калдырып, калганнарын соскысы белән казан астына алып салды. Олы мөрҗәне кыскач, өйгә тәмле бәлеш исе таралды...

Дәвамы бар. 

Чыганак: Яп-яланаяк.

Автор: Миләүшә Әхмәтҗнова-Усманова. 

Читайте нас