

БРның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгында Ишембай районының Петровское авылы тирәсендә ятим калган өч аю баласы язмышы турында хәбәр иттеләр. Ике аю баласын Үтәк авылы янында күреп калганнар.
Аю балаларының тагын берсе авыл буйлап чабып йөргән. Кичә аны тотканнар, дип язып чыктык.
Экология министры урынбасары Камил Биргулиев белдерүенчә, тоткач та аю баласын урманга җибәрергә ниятләгәннәр. Әмма Ишембай һәм Стәрлетамак шәһәрләренең җәнлекләрне яклаучы җәмәгатьчеләре үтенече буенча урманга җибәрер алдыннан ашатыр өчен аю баласын аларга тапшырганнар. Әмма нәни яссы табанлы иреккә чыгып качкан.
“Аю баласы шук һәм тиктормас булып чыкты, вакытлыча корылган вольердан ул урманга качкан. Инспекторлар тирә-якта аю баласын эзли. Әмма качкынны таба алмыйлар әле. 8-9 айлык чагында аю балаларның кыргый табигатьтә мөстәкыйль рәвештә исән калып, кышлый алулары фәнни яктан расланган", – дип билгеләп үтте министр урынбасары.
Исегезгә төшерәбез, 13 октябрьдә Ишембай районының Петровское авылы үәгендә өч баласын ияртеп ана аю пәйда була һәм бер хатынга һөҗүм итте. Күпсанлы җәрәхәтләр алган хатынны әле дәваханәдә ята. Ау инспекторлары агрессив җәнлекне үтерергә кылганнар.
Чыганак: bashinform.ru