Хәвеф-хәтәр
16 октябрь 2023, 16:22

Үтерелгән аюның бер баласын тотканнар

Тагын икесен һаман эзлиләр, ди. 

БРның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгыннан.БРның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгыннан.
Фото:БРның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгыннан.

15 октябрьдән Ишембай районының Петровское авылы территориясендә һәм  аның якын-тирәсендә этләр белән   БРның Экология  министрлыгының биш бригадасы патрульлек итә. Бу хакта без язып чыккан идек – узган атнада авылда  яшәүче бер хатынга аю һөҗүм итте. Нәтиҗәдә ау инспекторлары җәнлекне атып үтерергә мәҗбүр булды. Хәзер алар ана аю белән бергә авыл тирәсенә килгән аю балаларын эзлиләр.

Табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итүенчә, аю балаларының берсен тотканнар. Тагын икесен әле эзлиләр, алар урманга эчкәрәк киткән дип фаразлана. Ведомствода билгеләүләренчә, бу яшьтәге аю балалары үзләрен зур җәнлекләр кебек тота. Салкыннар килүен сизү белән алар үзләренә өн корырга сәләтле. Аю балаларын эзләүне дәвам итәләр.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас