Яңалыклар
16 гыйнвар 2023, 13:44

Мортаза Рәхимовка һәйкәл куелачак

Бу хәбәрне күпләр көтте. 

Мортаза Рәхимовка һәйкәл куелачакМортаза Рәхимовка һәйкәл куелачак
Мортаза Рәхимовка һәйкәл куелачак

Уфада республиканың беренче Президенты Мортаза Рәхимовка һәйкәл куелачак. Аның авторы скульптор Салават Щербаков булачак.  Башкаланың Совет мәйданында генерал Шәйморатовка куелган һәйкәлне дә ул койды. Әлеге яңалыкны ЦУРда узган оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров игълан итте. Ул мэр Ратмир Мәүлиевка өч көн эчендә бу мәсьәлә буенча тәкъдимнәр әзерләргә йөкләмә бирде.

“Мортаза Гобәйдулла улына һәйкәлне  ничек күз алдына китерүен

Салават Александровичтның үзеннән сорарга кирәк. Бу инде кабул ителгән карар”, – дип ассызыклады төбәк җитәкчесе.  

Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов 11 гыйнварда вафат булды. Аны мөселман зиратында җирләделәр. Башкортстанның беренче президенты белән хушлашырга 30 меңнән артык кеше килгән иде. Хушлашу мәрәсимендә Владимир Путин да катнашты. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас