Җәмгыять
11 гыйнвар 2023, 19:23

Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов вафат

Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимовка 88 яшь иде.

Ул 1990 елдан 1993 елга кадәр БАССР Югары Советы рәисе, 1993 елдан 2010 елга кадәр - Башкортстан президенты. Отставкага киткәч, "Урал» хәйрия фонды җитәкчесе.

"Пруфы" басмасы хәбәр итүенчә, аның соңгы сүзләре республикага һәм илнең чәчәк атуын теләү булган.

Республика Башлыгы  Радий Хәбиров бу уңайдан үзенең "ВКонтакте" челтәрендә пост язган. 

"Мортаза Гобәйдулла улы якты дөньядан китеп барды. Без үзен республикага һәм Русиягә хезмәт итүгә багышлаган башкорт халкының бөек улы алдында баш иябез. Хушыгыз, хөрмәтле Мортаза Гобәйдулла улы". 



Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас