-18 °С
Болытлы
Уфа мэры Ратмир Мәүлиев социаль челтәрдә үз битендә Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимов белән хушлашырга килүчеләргә җылырак киенергә киңәш итте. “Көн салкын, җилле була дип фараз иттеләр. Шуңа күрә җылы киенегез. Җылыну өчен якында автобуслар дежур торачак», - дигән ул.
Хушлашу чарасыннан туры трансляцияне БСТ, “Башкортостан24” һәм “Вся Уфа” телеканаллары эфирларында (11.00дә башлана) карап була.
Хәтерегезгә төшерәбез, республиканың беренче президенты Мортаза Гәбәйдулла улы Рәхимов 89нчы яшендә вафат булды.