Свердловск өлкәсенең ата-аналар комитеты башлыгы Людмила Золотницкая яшүсмерләрнең мәктәпләргә һөҗүмнәрендә ата-аналар гаепле, дип белдергән. Бу хакта ул ОТВ телеканалы эфирында хәбәр иткән.
Чиновник ханым сүзләренчә, әгәр бала мәктәпкә корал белән килеп ут ача икән, бу хәлдә баласына тиешле игътибар бирмәгән һәм җаваплылык, хәвефсезлек чараларын көчәйтмәгән ата-ана гаепле.
“Әгәр без өйдә мылтыкларны ябып куймасак, аларны тиешенчә сакламасак, бала бу корал белән мәктәпкә килә дә ата башлый. Мәктәпнең монда ни гаебе бар?” – ди Золотницкая.
Чиновник хатын сүзләренчә, ата-аналар балаларның тәүге тәрбиячеләре, ә калганнар аларга бу эштә ярдәм генә итә. Шуңа ата белән ана балага ниләр “салганы” өчен җаваплы булырга тиеш. Шулай ук Золотницкая балаларын тиешенчә тәрбияләмәгән ата-аналар өчен штрафларны арттырырга чакырды.
Красноярск мәктәбендәге һөҗүм турында кичә, 4 февральдә, билгеле булды. 14 яшьлек үсмер кыз мәктәп бәдрәфендә унитаз капкачына ут төрткән. Аннары класска кереп, сыйныфташларына бензин коеп, аларга да ут төрткән. Берничә үсмергә ул чүкеч белән суккан.
Чыганак: lenta.ru