Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
4 февраль , 15:54

Шок: 8нче сыйныф укучысы яшьтәшләренә ут төрткән. Кыз авыр хәлдә

Бу укучылар нишли ул???

Шок: 8нче сыйныф укучысы яшьтәшләренә ут төрткән. Кыз авыр хәлдә
Шок: 8нче сыйныф укучысы яшьтәшләренә ут төрткән. Кыз авыр хәлдә

Красноярск мәктәбендә сигезенче сыйныф укучысы яшьтәшләренә ут төртә һәм янгын чыгара. Зыян күрүчеләрнең тәнендә ныклы җәрәхәтләр.

SHOT мәгълүматлары буенча, 153 нче мәктәп укучысы дәресләргә чүкеч белән барып кергән. Кыз класста бензин түккән һәм берничә укучыга ут төрткән. Башта зыян күрүчеләр 2-3 дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.  Укучыларның чәчләре һәм киемнәре янып беткән. Бер кызны — Аринаныдәваханәгә салганнар. Балаларга табиблар ярдәм итә. Сигезенче сыйныф укучысын тоткарлыйлар. Янгынны сүндерделәр. Урында хезмәтләр эшли.

Һөҗүм итүченең исеме Влада, ул 8 нче сыйныфта укый. Кулга алынганда һөҗүм итүче үзен яралаган, аны дәваханәгә алып киткәннәр. Укучы кызның тормышына берни дә янамый. Безгә кызның сыйныфташлары сөйләгәнчә, күптән түгел ул укучылар чатында "Укытучыларның кайсыннан котылырга?" темасына сораштыру оештырган булган.

Зыян күрүчеләрнең берсе авыр хәлдә. SHOT мәгълүматлары буенча, аның бөтен тәненең 50% янган.  Аны Мәскәүгә санавиация белән китерәчәкләр — 17 яшьлек кыз үпкәләрнең ясалма вентиляцисенә тоташтырылган. Барлыгы биш кеше зыян күргән. Калган ике зыян күрүче-уртача авыр хәлдә. Тагын икесендә чүкеч белән сукканнан соң ябык баш сөяге-ми җәрәхәте диагнозы куелган.

Шок: 8нче сыйныф укучысы яшьтәшләренә ут төрткән. Кыз авыр хәлдә
Шок: 8нче сыйныф укучысы яшьтәшләренә ут төрткән. Кыз авыр хәлдә
Шок: 8нче сыйныф укучысы яшьтәшләренә ут төрткән. Кыз авыр хәлдә
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас