Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
20 июль , 08:00

Фиточәйләр – искитмәле тәмле дә, шифалы да

Табигатебез биргән нигъмәтләрне тулысынча файдаланган, ялан-болыннарыбызда үскән шифалы, хуш исле үләннәрне кулланучылар елдан-ел арта. Бу күренешкә гаҗәпләнәсе дә юк, кеше бит саулыгын ныгытыр өчен табигый чыганакларны эзли. Әмма дару үләннәре дә - агуга әйләнмәсен дисәң, аларны чама белән һәм танып-белеп җыю күпкә хәерле.

Фиточәйләр – искитмәле тәмле дә, шифалы да
Фиточәйләр – искитмәле тәмле дә, шифалы да

Күптән түгел гаиләсен һәм якыннарын искиткеч тәмле фиточәйләр ясаучы танышымнан бу шөгыле турында белештем. Хәер, үзем дә мондый чәйләр кулланып, саулыкны ныгыту турында да кызыксынып киттем. «Өмет» укучыларын да табигатьнең шифасын тоеп, фиточәйләр ясарга өндим.

Җәйнең әлеге мәлендә бик күп үләннәрне җыеп калырга мөмкин икән. Мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, таволга, меңьяфракны һәм кара бөрлегән яфракларын җыяр вакыт. Карасу кызыл, чия төсле Тукранбаш та нәкъ чәчәк аткан вакыт, йөрәк-кан тамырлары өчен бик әйбәт, диләр аны. Шулай ук түндербаш чәчкә ата бу чорда. Билгеле, ул агулы үсемлек. Онкология авыруларын профилактикалау өчен аның төнәтмәсен кулланалар икән. Аны да менә җыярга кирәк. Туң булгач үлән – ферментлау күпкә җиңел бит. Кайберәүләр үләннәрне туңдырмыйча иттарткыч аркылы гына да үткәрә.

Фиточәйләр ясаганда да, болай да үләннәрне күпләп кулланып «шаяру» кирәкми икәнен һәркем беләдер инде. Мәсәлән, юкә яфракларын алабыз, аңа сырганакны һәм бөтнекне кушабыз да гаять тәмле чәй килеп чыга. Шулай ук бу чәйгә карлыган яфракларын да кушу мөмкин. Фиточәйләр ясаганда экспериментлар эшләргә дә онытмагыз. Җиләк-җимеш кушып җибәрү дә үзенчәлекле тәм бирәчәк. Шулай да үләннәр белән саклык хакында да оныту ярамый. Белгечләр бәхәсләшә, бала-чага өчен юкә бик күп кирәкми дип. Шулай ук бөтнек белән сары мәтрүшкәне – ир-атлар өчен файдалы үләннәр түгел, диләр. Мәсәлән, кура җиләге – хатын-кызныкы, дип санала.

Табигатьтән шифа алам дисәң

  • Үзегез белгән, таныган үләннәрне генә җыюдан башлагыз
  • Үсемлекләрнең чәчкәләренә караганда, яфракларында сәламәтлек өчен файдасы күбрәк, диләр
  • Юл кырыйларыннан, тузанлы, пычрак урыннарда үләннәр җыймагыз
  • Фиточәйләрне кәгазъ капларда саклау киңәш ителә.

Юлай Низаев.

Фиточәйләр – искитмәле тәмле дә, шифалы да
Фиточәйләр – искитмәле тәмле дә, шифалы да
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: