Балтач районының Ялангач авылы халкы аккошлар гаиләсе язмышы өчен борчыла. Ике зур аккош һәм аларның биш кош баласы, җылы якларга кышларга очып китмичә, җирле сулыкны үз иткәннәр.
Авыл кешеләре мөрәҗәгать иткәннән соң, аккошлар яшәгән урынга республика Экология министрлыгы инспекторы чыккан. Белгеч кошларның тормышына һәм сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамавын бәяләгән: кошларда җәрәхәтләнүнең күренеп торган билгеләре юк, ә суда боз капламы юк. Шуңа күрә аккошларны әлегә нибары күзәтүне дәвам итәчәкләр, дип хәбәр итте “Башинформ” агентлыгына Экология министрлыгының матбугат сәркатибе Ренара Газина.