Соңгы вакытта умартачылык продуктларына, бигрәк тә балга карата кызыксыну арта. Балның кеше организмына искиткеч файдалы булуы билгеле.Югары калорияле бу продуктны организм тулысынча, 100 проценты белән, үзләштерә.
* * *
Глюкоза булган балны ашаганда бөтен йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеге яхшыра, бавырның саклау функциясе, шулай ук организмның гомумән инфекцияләргә каршы торучанлык сәләте күтәрелә. Глюкозаның бик туклыклы азык икәне яхшы билгеле.
* * *
Күп кенә диетик ашларны әзерләгәндә бал кушалар. Бигрәк тә җылытылмаган бал файдалы. Балны 60 градус С га кадәр җылытканда аның файдалы ферментлары бозыла башлый. Бу продуктның күп кенә файдалы сыйфатлары, шулай ук дәвалау тәэсире югалуы билгеле.
Кызганычка каршы, кайберәүләр, вакыт үтеп бал ката башлагач, сыек бал ашыйсы килә дип кайнар суга савыт белән куеп эшкәртәләр. Шулай итеп, ферментларны югалталар.
* * *
Язгы чорда кеше организмында витаминнар җитмәүчелек сизелә башлый. Бу табигать үзгәрешләренә бәйле күзәтелә. Көздән җыелган азык продуктларында да вакыт үтү белән кеше организмына кирәк витаминнар бераз кими башлый. Бу чорда тукланганда азык микроэлементларга, витаминнарга һәм табигый биоактив матдәләргә, бигрәк тә файдалы үләннәргә бал кушып баетылса яхшы.
* * *
Прополисны колак, борын эчләрен, авыз куышлыгын, аш кайнату, тын юллары авыруларын дәвалаганда уңышлы кулланалар.Үпкә туберкулезын, бронхиаль астма, вируслы чирләрне дәвалыйлар.
Юлай Низаев әзерләде.
Фото: 1obl.ru