— Үләннәр җыю, аларны киптерү - бер караганда гына җиңел шикелле тоела. Сез бу хакта ни әйтер идегез, Әсхәр Корбангалиевич?
— Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вәссәламнең бер хәдисендә әйтелә "Аллаһы Тәгалә чир һәм аның дәвасын бирде", бу бит инде әле 7 гасырлардан. Ул вакытта бит әле химик матдәләр өйрәнелмәгән, даруханәләр дә юк заман. Шул чаклардан ук үләннәр киң кулланышта булган. Борыңгы бабаларыбыз аларны яхшы белгән. Минем принциплар - алар бит тикшерелгән. Аяк астында файдалы дарулар күп, аларны белергә кирәк. Әлбәттә, җыю һәм әзерләү тәртибен белү мөһим!
— Менә безнең табигатебез бик бай. Үләннәрне җыеп, шифасын күр генә бит! Сез бу сүзләрне табиб буларак та дәлилли аласыздыр?
— Әйе, шулай, мәсәлән, нигә безгә буяулы Индия чәйләрен кулланырга, үзебезнең кырларда, урманнарда күкрәп үскән иван-чәйләрне кулланмыйча.
— Әсхәр абый, чираттагы соравым шундый "Дару бит - ул агу да булуы мөмкин, дөрес кулланмасаң"?
— Шулай, килешәм. Һәрбер чирнең үзенчәлеге бар. Диабет, кан басымы, гипертония һәм башка авыруларыгыз булса, иң башта өйрәнегез. Кеше гомумән, 30-40 төр үләнне танырга, аларның сихәтле якларын белергә тиеш. Бер ел эчендә 5 төрле үләнне танырга, ничек куллануларын өйрәнегез, исемнәрен ятлагыз!
— Соңгы елларда сары мәтрүшкәне күпләр хуп күрә. Әллә инде ул шифалырак, дәвасы көчлерәкме?
— Сары мәтрүшкәнең кеше организмына файдасы шактый зур, гадәти мәтрүшкәдән дә бик нык аерылып тора.
— Әле ямьле җәй, июль челләсе дәвам итә. Кемнәр бик белеп бетерми, яңа гына дару үләннәрен, чәйгә хуш ислеләрне җыя башлый, киңәшләрегез нинди булыр?
— Рәсми матбугаттан, китаплардан, төрле кулланмалардан укып белү хәерлерәк. Саклау мәсьәләсенә килгәндә - банкаларда, тимер савытларда һәм контейнерларда, кечкенә капчыкларда мөмкин була. Һәр үләннең үз сыйфаты, шуңардан да бәйле ул.
— Ихлас әңгәмәбез өчен рәхмәт, Әсхәр абый! Җәебез имин узсын!
Әңгәмәне Юлай Низаев алып барды. Автор фотолары.