Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
22 июнь , 08:54

Халык медицинасы: Мең дә бер киңәш

Күренекле умартачы, журналист һәм язучы Әгъдәл Низаевның «Ел мизгелләрендә бал кортлары белән эшләү» китабы буенча.

Халык медицинасы: Мең дә бер киңәш
Халык медицинасы: Мең дә бер киңәш

Корт инәсе сөте югары туклыклы продукт. Кортлар аның белән киләчәктә гаиләдә Инә буласы личинкаларны тукландыра. Ул үсеп өлгергәч, мондый сөт белән Инәне гомер буена ашатып тәрбиялиләр. Ә башка личинкалар андый азыкны 3 көн генә ала. Аңарда аксымнар, майлар, шикәр, органик кислоталар, минераль тозлар һ.б. бар.Тикшерүчеләрнең белдерүенчә инә сөтендә су, гармоннар, микроэлементлар, витаминнар һ.б. булуы билгеле. 

   Бу табигый дару организмда була торган төрле чирне дәвалауда, мәсәлән, эчке секреция бизләренең эшчәнлеген нормальләштерүдә, кан составын яхшыртуда кулланыла.Ул аппетитны арттыра, иммунитетны көчәйтә, матдәләр алмашуын стимуллаштыра һәм башка чирләрне дәвалауда уңай нәтиҗәләргә ирешелә

Җитлекми туган балаларны дәвалаган вакытта да корт инәсе сөтенең файдасы зур.

Инә сөтен операциядән соң авыру сәламәтләнгәндә, шулай ук кан югалткан очракларда бирәләр. Организмда азканлылык, ашказаны ярасы (язва), ревматизм авыруы булганда, күрү сыйфаты түбәнәйгәндә, хәтер начарланганда корт инәсе сөте белән дәвалыйлар һ.б. Моннан башка корт инәсе сөтенең кандагы холестеринны, шикәрне киметү сәләте барлыгы ачыкланган.

 

Шуны өстәп әйтергә кирәк: корт инәсе сөтен үз белдегең белән генә кулланырга ярамый. Аны, кирәк дип тапсагыз, бары тик табиблар күзәтүе астында гына файдаланырга мөмкин.  

   

    Монда язылган киңәшләр «Бал кортлары канатларындагы сәламәтлек» кулланмасыннан алынды.

 

Әгъдәл Низаевның «Ел мизгелләрендә бал кортлары белән эшләү» китабы буенча.

Фото: tmbreport.ru

Халык медицинасы: Мең дә бер киңәш
Халык медицинасы: Мең дә бер киңәш
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: