Махсус хәрби операция
21 Ноября 2025, 05:59

Русия офицерын паспорты коткарган

Шундый хәбәрләр күбрәк булсын иде!

Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Махсус хәрби операция зонасында Русия офицерын паспорты үлемнән коткарган. Бу хакта “Новый компаньон” челтәрле басмасы хәбәр итә.

Документка шартлаган снаряд кыйпылчыклары тигән. Фотосурәттә паспортны үтәли тишеп кергән берничә эз күренә.

Моңа карамастан, сугышчы яраланган. Реабилитациясе тәмамлангач, ул яңа паспорт артыннан мөрәҗәгать иткән. Аңа үзвакытында документ ясап биргәннәр.

СВО солдатлары гомерләрен әтәч  һәм икона коткаруы турында  да язган идек.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас