

RT басмасы язуынча, Саид позывнойлы сугышчы Авдеевка тирәсендәге алышларда каты яраланган, аның кул-аяклары сынган, күзсез калган.
Саид исенә төшерүенчә, иптәшләре аны өстенә одеял каплап дроннар һөҗүменнән зур өстәл астына яшергәннәр һәм ярдәм алып килергә вәгъдә иткәннәр. Төнлә ул үзе янында ВСУ солдатын күргән. Ул коралсыз һәм бронежилетсыз булган, әсирлеккә бирелергә уйлаган. Шулай итеп, сугышчылар өч көн Русия хәрбиләрен көткәннәр.
Саид сүзләренчә, ВСУ солдаты аңа өч көн дәвамында күлләвекләрдән су ташып эчергән (без бу хакта былтыр язып чыккан идек. – Авт.) һәм бәйләвечләрен алмаштырган. Ир-атларның бер тәгам ризыгы булмаган.
“Мин аның белән күбрәк сөйләшергә тырыштым, башына төрле уйлар килеп, ул кире уйламасын өчен”, – ди Саид.
Сугышчан бурычларын үтәгәне өчен Саидны 14 августта Батырлык ордены белән бүләкләгәннәр. Ул моны көтмәгән.
“Ахыргача ышанмадым, гади медаль көттем, ә миңа орден белән бүләкләячәкләр диделәр. Эмиоцияләр дисезме? Күземнән яшь бәреп чыкты”, – дип сөйләгән Саид.
Чыганак: lenta.ru