Дөньяда ниләр бар?
10 март 2024, 20:28

Әсирлеккә эләккән украин солдаты яраланган Русия хәрбиен өч көн караган (ВИДЕО)

Дөньяларның тынычлануын түземсезлек белән көтәбез. 

Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

ВСУ  хәрбие  аны әсирлеккә алган үлем хәлендәге Русия  солдатын өч көн тәрбияләгән.  Бу вакыт эчендә ул  көчле атышлар аркасында аның янына  озак килгән эвакуация төркемен көткән.

Кем әйтмешли, кино экраннарына чыгарырдай вакыйга Авдеевканы алганда теркәлгән. Штурм төркеме составындагы Сергей һәм аның подразделениесе  ташландык балалар бакчасында позиция ала һәм аны ике көн дәвамында  тота. Көчле атышлар вакытында сугышчы  җитди яралана: ике урыннан бот сөяге сына, кулы имгәнә һәм снаряд кыйпылчыгы аның күзен чыгара. Хәрбинең яраларын бәйлиләр,  эвакуацияне көтсен өчен  аны яшерәләр һәм китәләр. Әмма күпмедер вакыттан соң  Сергей кеше адымнарын ишетә. Аның позывнойны әйтү таләбенә: “Зинһар өчен, атмагыз. Мин коралсыз, бронежилетым да юк”, – дигән сүзләрне ишетә. Тавыш иясе ВСУ хәрбие булып чыга. Ул шунда ук  әсирлеккә бирелергә ризалаша.

Көчле атышлар аркасында медицина бригадасы өч көн Сергей янына барып җитә алмый. Шул вакыт эчендә украин хәрбие якындагы күлләвектән ташып, аңа су эчерә. Әсирнең исеме – Александр, аңа 25 яшь. Ул – Николаевтан. Тукталышта торган вакытта аны көчләп сугышка алып китәләр. Хәрбиләр янына ярдәм килеп җиткәч, Сергей, Александрга рәхмәт әйтеп,  аның кулын кыса. ВСУ хәрбиен допроска алып китәләр,  әле ул әсирлектә. Сергейны госпитальгә озаталар.

Бу вакыйгага карата нәрсә әйтеп була? Сугышта да кешелеклелеккә урын бар... 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 


Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас