Барлык яңалыклар
Әллә язмыш, әллә ялгыш..
22 ноябрь 2025, 23:17

Юлларда ни булмас (поездда күргәннәрдән). Дәвамы

Айрат: “Эльвира, кояшым минем, монда элемтә тотмый”, – дип вагоннан чыгып китте.

Язманың башы монда.

Икенче көнне Айрат салмыш иде... Әмма салмыш булса да, шулай ук киеме пөхтә, үзе кырынган-юынган, чәчләре таралган. Элемтә начар булганлыктан, еш кына коридорга чыгып телефоннан әңгәмдәше белән матур итеп (видеоэлемтә аша) сөйләшә иде. Лариса һәм аның улы белән төшке ашка тамак ялгап алгач, көтмәгәндә бу Айрат безнең купега килеп керде. Үзеннән ярыйсы гына хәмер исе килеп торса да, исереккә бер дә охшамаган иде ул. Ларисаның улына ымлап:

–Чирлимени? – дип сорады. Лариса кыска гына:

–Чирли, – диде.

Шулчак ул баланың каршына утырды да, аңа кулын сузды. Малай кулын Айратныкына куйды һәм ир-ат аны икенче кулы белән каплады, күзләрен йомды. “Мин сиңа үз көчемне бирәм, җылым белән бүлешәм”, – ди. Малай бераздан кулын алды, шул мизгелдә рельсларны шаулатып бер йөк составы узды, бу тавышка чыдамаган бала колакларын каплады. Айрат исә: “Карале, бу бала бит догалар да кыла белә икән, нишләп чирле булсын ул!” – ди. Салмыш кеше белән бәхәсләшү юньлегә китерми дип, без Лариса белән дәшмичә утырдык. “Мин улыгызга йола үткәрдем, аның белән хәзер бар да яхшы булачак, исән-сау бул, улым”, – дип Айрат торып чыгып китте. Исерек кешеләрне яратмаганга күрә мин бу хакта проводник хатынга җиткердем. Поездда проводник  пассажирларның әнисе кебек инде ул. Салкын да, кайнар суны да аңардан сорыйсы, артык шаулаган күршеләргә дә аңа зарланасы, кайсы станциядә поездның күпме туктап торуын да ул белә, аптечканы да ул кайгырта, вагондагы һәм купелардагы чисталык та аның өстендә, берәр станциядә чыгып, поезддан калган пассажирлар өчен дә ул җаваплы... Станциядә чыгу дигәннән. Саратов станциясендә 40 минутлык тукталыш ахырына якынлашып  килгәндә стаканнарны чайкатырга купедан чыктым, каршыма видеоэлемтә аша елмаеп сөйләшкән Айрат очрады. “Эльвира, кояшым минем, мин хәзер тышка чыгам, монда начар ишетелә, элемтә тотмый”, – дип сөйләнә-сөйләнә платформага чыгып басты. Мин савыт-сабаны юып килдем, һәм бу момент онытылды. Соңрак Айрат барган купега күз салдым, ул күренмәде. Ике сәгать ярым чамасы вакыт узуга вагонда Айратның: “Гөлнара апа, мин поездны куып бастым!” – дигән шатлыклы тавышы ишетелде. Соңрак аның белән бер купеда барган хатын Айрат сөяркәсенә шалтыратырга дип платформага чыгып, икенче яктагы поезд аныкы дип уйлап, үзенең поезды кузгалып китүен сизми калган, дип сөйләде. Такси яллап, биш мең сум түләп поездны куып баскан икән.

Юлыбызның өченче көнендә иртә белән пассажирларның күбесе  урын-җир кирәк-яракларын тапшыра башлады. Проводник Гөлнара апа стаканнарны кертегез дип купелар буйлап йөреп чыкты. Уфага кайтып җитәргә 5 сәгатьләп вакыт калды. Әлеге дә баягы Айрат коридорга чыгып телефоннан сөйләшә башлады. “Людмила, әйдә бүген очрашабыз?” – дигәне ишетелде. Әңгәмәсен өзмичә ул вагонның теге башында күренгән Гөлнара ападан поезд Дәүләкәндә туктыймы, дип сорады. Дәүләкәндә туктамавы ачыклангач, Айрат Людмиланы Чишмәгә килергә үгетли башлады: “Син бит рульдә, Дәүләкәннән Чишмәгән кадәр ерак түгел инде, очрашабызмы?” – дип һаман үз сүзендә булды.

“Ай-һай, бигрәк дәртле дә инде үзе!” – дип сөйләнде моны ишеткән проводник Гөлнара апа ачуланып.

Стаканнарны тапшырганда Гөлнара апага Сочига барганда поездда кеше үлеме турында сөйләдем. “Әйе, булгалый инде андый очраклар... Әле узган төндә күрше вагонда астма авырулы пассажир хатынның өянәге булды. Станциядә медиклар кереп, кардиограмма төшерделәр, чаралар күргәч, хатынның хәле яхшырды булса кирәк. Күптән түгел Себердән вахтовиклар кайткан поездда кеше үлеме теркәлгән. Безгә ул очраклар турында соңыннан җыелышларда сөйлиләр. Ничек төгәл эш итәргә икәнлеген аңлатып. Ул чакта яшь проводник хатын вазифа инструкциясе буенча эш итмәгән, пассажирның хәле начарлануы турында поезд начальнигына смс-хәбәр язган. Ә соңгы арада элемтәнең никадәр тотрыксыз булуын беләсездер бит. 4 сәгатьтән соң гына барып җиткән смс. Әмма ул вакытка инде пассажир якты дөнья белән хушлашкан. Пассажирлар белән берәр гадәттән тыш хәл очрагында проводник кичекмәстән поезд начальнигына турыдан-туры хәбәр итәргә тиеш (аның ничәнче вагонда булуы проводникларга билгеле). Поезд начальнигы “ЧП” турында машинистларга җиткерә һәм алар рация аша барын да җайга сала, ашыгыч ярдәм чакыртуны да, кайсы станциядә туктарга икәнлеген дә. Кайчакта бик тыныч һәм әйбәт сменалар була. Кайчагында инде менә Айрат кебек пассажирлар сыер турындагы  (“бер сыер бөтен көтүне ***лый”. – Авт.) әйтемдәге кебек була. Әнә бит ниндидер Людмиланы Чишмәгә килергә үгетләгән иде, ризалашмаган, күрәсең, станциядә төшмәде”, – дип сүзен тәмамлады Гөлнара апа.

Шулай итеп, 40 сәгатьлек юлыбыз тәмамланды. Лариса һәм аның улы (өске полкадагы егет Стәрлетамакка кайтасы булгач, Раевкада төшеп калды), проводник Гөлнара апа һәм вагондагы башка пассажирлар (бер-беребезнең исемнәрен белмәсәк тә, юл дәвамында барыбыз да дустанә мөнәсәбәттәге күршеләргә әверелдек) белән хушлашып, Уфа тимер юл вокзалында төшеп калдым. Күңелемне гадәти моңсулык биләп алды: барысын да диярлек каршы алдылар, мин генә ялгызы кечкенә чемоданымны сөйрәп үз юлым белән китеп бардым. Нишлисең, тормыш дәвам итә...

Гөлфинә.

 

Читайте нас