Барлык яңалыклар
Әллә язмыш, әллә ялгыш..
21 ноябрь 2025, 21:45

Юлларда ни булмас (поездда күргәннәрдән)

 Кинәт шушы тынлыкта кемдер “стоп-кран” дип кычкырды һәм ниндидер бер сызгырган тавыш ишетелде. Состав туктады. 

Үзем хакында бик сөйләргә яратмыйм мин. Башкалада үстем, әтием электән зур кеше булды, югары уку йортында профессор иде. Шуңа һич яшермичә әйтәм, барлыкта, муллыкта үстек. Шулай да энем белән әллә ни масаеп, очынып үстек дип әйтмәс идем. Мәктәптә тырышып укыдык, аннары югары уку йортларын тәмамладык. Энем табиб булды, мин – вузда преподаватель. Әмма тормышыбызда ниләр булса да, әтиебез ярдәм итәр дип ышанып, аңа аркаланып яшәдек. Өзелеп яраткан кешемә кияүгә чыктым, кызыбыз туды. Ул тәрҗемәче иде, еш кына чит илләргә командировкаларга йөрде. Гаиләбез белән үзем үскән биш бүлмәле фатирда  әти-әнием янәшәсендә яшәдек, алар кызыбызга иң яхшы картәни һәм картәти булдылар. 90нчы еллар башында ук санаулы гына русиялеләр чит илләргә ял итәргә барганда без җәй саен Греция, Төркиягә диңгезгә оча идек. Кыскасы, без бик бәхетле булдык. Тик 90нчы еллар ахырында машинада Мәскәүгә китеп барганда каршыбызга инвалид водитель очрап, авариягә тарыдык. Ирем һәм кызым шунда ук һәлак булды. Мин исән калдым. Авыр тернәкләндем, бер күзем пыяла. Икенче күземне табиблар саклап кала алды. Шуннан башлап тормышым икегә бүленде. Университеттагы эшемне ташладым. Бер оешмага компьютер белгече булып эшкә урнаштым. Иҗади эш түгел, санау, тикшерү, программа аша үткәрү, хисапларны барлау һәм башкалар. Яшәү мәгънәсе калмаса да, исәннәр яшәргә тиеш дигән гыйбарәне алга сөреп яши башладым. 5 елдан соң 2 ай эчендә әти-әниемне дә югалттым. Тормыш автоматикка  әверелде. Эш-фатир... Хәзер инде пенсиядәмен.

Барганда

Моңа кадәр отпускка самолетта очсам, илебездә барган соңгы вакыйгаларны уйлап, бу юлы поездда барырга карар иттем. Шулай да ялгызлыкка өйрәнүем үз эшен эшләде, кешеләрдән читләшкәнгәме икән – купены тулысынча сатып алдым. Я берәр сәрхүш, я елак балалы хатын сәфәрдәш булуын теләмәдем.

Сочига 2 тәүлек барасы.  Поезд тормышы – үзе бер вакыйга инде ул. Озак торган станцияләрдә чыгу, кешеләрне күзәтү үзенә күрә бер кызыклы шөгыльгә әверелде. Станцияләрдә туктау дигәннән, ачык купе ишеге аша 4-5 кешедән торган компанияне күзләдем. Ир-атлар күбесе, 1 хатын-кыз. Тәмәжниклар икән, 3 минутка туктаган арада да төтәсләп керәләр. Кайчакта техник туктау була. Ул вакытта поезд туктый, әмма пассажирлар керү-чыгу каралмаган, проводниклар ишекләрне ачмый. Менә тегеләр “ачыгыз инде, без тиз генә тартып керик”, дип ялвара. Әмма поезд автобус түгел шул, монда кагыйдәләр каты һәм катгый. Бу компаниядән бер тәртипсез ир-ат бәдрәфкә кереп тәмәке тарткан. Проводник хатын бик тузынды инде, тагын бу хәл кабатланса, поезд начальнигына хәбәр итәм, дип янады.

Йокларга яттым. Вагонда шау-шу тынды кебек. Һәм кинәт шушы тынлыкта кемдер “стоп-кран” дип кычкырды һәм ниндидер бер сызгырган тавыш ишетелде. Состав туктады. Ике катлы вагон коридоры буйлап дөп-шап кешеләр йөгерешә башлады. “Гемоглобин низкий” дигән сүзләр ишетелде. Аптырашкан пассажирлар күзләрен уа-уа купеларыннан баш төртте. Биредә пассажирлар бер-берсенең исемнәрен белмәсә дә, үзара күршеләр сыман аралаша. “Нәрсә булган?” – дип сорадым мин бер ир-аттан. “Кемдер үзен начар хис иткән”, – диде ул. “Алдагы станциягә ашыгыч ярдәм чакыртырлар инде”, – дип өстәде ул. Берникадәр туктап торгач, поезд кузгалды. 40 минутлап юл үткәч, янә туктадык. Тәмәжниклар компаниясе курткаларын иңнәренә салып вагоннан чыгарга ашыкты. Әмма проводник аларны кире борды. Чыгу тыелган, дип аңлатты ул. Вагонга медиклар керде, транспорт полициясе күренде, дөп-шап йөрү дәвам итте, поезд начальнигы рация аша борчулы кискен тавыш белән булган хәл турында кемгәдер хәбәр итте. Ахырда “скончался пассажир” дигән сүзләр колакка ишетелде. Бу хәбәр кәефемне бик төшерде. Кем белә, бәлки ул ир белән хатын җылы якка ялга юллангандыр. Самолетка билет бәяләре кыйммәтрәк булудан тыш, соңгы вакытта очу билгеле сәбәпләр буенча  бик нервлыга әйләнде, аннары очыш вакытында өлкәннәрнең йөрәк яки кан басымы белән проблемалар булуы бар, бәлки шуңа бу ир белән хатын поездны сайлагандыр? Әмма гомерең бетсә, кайда да бетә икән...  Һәм мин кайчан да булса гомерем үз җиремдә, үз фатирымда, һичьюгы дәваханәдә өзелсә ярар иде теләдем. Шулай итеп, медиклар мәетне моргка алып китте, юлыбызны дәвам иттек.

Кайтыр юлга чыккач

Барыр юлда поездда кеше үлүе миңа шулкадәр көчле тәэсир итте ки, кайтыр юлда моннан да җитдирәк вакыйга булмас, дип уйладым. Шуңа инде пенсия яшемдә булуга карамастан, тулы купега өске полкага (!) билет алдым. Кысан гына киңлектә шулкадәр пассажирлар белән бару да куркытмады. Шулай итеп, кузгалдык. Аскы полкалар әлегә буш, икенче өске полкада 25 яшьләр чамасындагы егет иде, исәнләшеп, бер-ике сүз каткач, икебезнең дә Уфага кайтуы ачыкланды. Бер-ике станциядән соң вагонга  бик күп пассажирлар керде. Кемдер купе ишеген ачты да кире япты. “Керегез, бу бит сезнең купе!” – ди проводник кемгәдер. “Анда бит пассажирлар”, – ди бер хатын чак еламыйча.

–Дөрес, сезнең урыннар – ике аскы полкада, өске полкаларда – башка пассажирлар, – ди проводник.

–Нигә купены тулысынча сатып алмадым икән,  кассир миңа ике өске полканы сатып алучы булмас дип ышандырды, авыру бала белән ничек кайтам инде ике тәүлек буена, улым аларны җәфалап бетәчәк, – дип купега 15 яшьләр чамасындагы малай иярткән хатын килеп керде.

–Тынычланыгыз, алар сезнең хәлгә керерләр, – ди проводник.

Мин өске купедан бу хәлләрне күзәткән арада үсмер малай кулларын бутый-бутый аңлаешсыз авазлар чыгара башлады.

– Күрәсезме? – дип хатын елый да башлады.

Нишләргә белмәгән проводник чыгып китте. Мин өске полкамнан төшеп, баласының авыру икәнен аңлап, йончып беткән хатынга эндәштем:

–Борчылмагыз, бар да әйбәт булыр. Улыгыз да гел кычкырмас, тынычланыр, мин чирле балалар күргәнем бар, һич кайгырмагыз.

Юатуым бераз булышты булса кирәк, хатын әйберләрен урнаштырып, улына эчәр су бирде, киемнәрен салырга ярдәм итте, шул арада поезд да кузгалды. Өске полкадагы  егет наушникта иде, ул бу хәлләрне ишеткәндерме, билгесез.

Айрат

Күпләп кешеләр җыелган урында гел берәр лидер булган кебек, безнең вагонда да бар иде ул. Карап торышка 45 яшьләрне узган, пөхтә киенгән матур гәүдәле Айрат исемле ир-ат.  Татарчасы да бик матур үзенең.  Барысы белән дә ачык мөгамәләдә, елмаеп сөйләшә, проводник хатынга “Гөлнара апау!” дип өзелеп тора.

Гөлфинә. 

Дәвамы бар. 

Читайте нас