Мәскәү өлкәсе ана һәм балаларны саклау үзәге (МОЦОМД) табиблары елан тешләгәннән соң бик авыр хәлдәге кыз баланы коткарган, дип хәбәр иттеләр Мәскәү өлкәсе сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.
“Медицина үзәгенә аны бик авыр хәлдә китерделәр. Аң-зиһене чуалган, тешләнгән урын бик нык шешкән, бала бик авыртына иде”, – диелә хәбәрдә. Табиблар елан тешләгәннән соң 2 сәгатьтән кимрәк вакыт узуга барлык тиешле ярдәмне күрсәткән.
“Бу махсуслаштырылган дәвалау максималь нәтиҗәгә ия булган кискен вакыт”, – дип аңлатканнар ведомствода.
Дәвалануның дүртенче көнендә баланы реанимациядән палатага күчергәннәр, күп тә үтми ул терелеп чыккан. Кыз бала үзен яхшы хис итә, кулының функцияләре тулы күләмдә тергезелә.
Күптән түгел без еланнар турында язып чыккан идек. Язманы сылтама аша укый аласыз.
Чыганак: moslenta.ru