Сәламәтлек
25 Май , 06:16

Еланнар мизгеле

Башкортстанда-еланнар активлыгы мизгеле башланды. Сөйрәлүчеләрне республиканың төрле районнарында һәм шәһәрләрендә, шул исәптән хәтта бакчаларда да очратырга мөмкин.

Еланнар мизгелеЕланнар мизгеле
Еланнар мизгеле

 

                            Еланнар мизгеле

   Башкортстанда-еланнар активлыгы мизгеле башланды. Сөйрәлүчеләрне республиканың төрле районнарында һәм шәһәрләрендә, шул исәптән хәтта бакчаларда да очратырга мөмкин.

   Бер генә мисал: хезмәттәшебез Рәүф Идрисов узган елдан башлап Уфа тирәсендәге гөрләп торган бакчасыннан ямь тапмый, хәтта анда булган саен кәефе төшеп кайта башлады. Атна башында ук ул безнең эш бүлмәсенә кереп, бер үк сорауны бирә: “кызлар, бакчаны сукыр тычкан (крот) басты, зинһар ярдәм итегез!”.

   Бу сорауны ул, гадәттә, миңа карап бирә, “Бакчачы почмагы”н алып барган кеше буларак, нәрсә киңәш итәрсең икән, янәсе. Без дә аның кадерләп үстергән һәм яраткан бакчасы һәм коллегабызның рухи халәте турында кайгыртабыз, әлбәттә! Таныш-белешләрдән һәм чиксез интернет киңлекләреннән бу каһәрдән котылу буенча файдалы ысулларны өйрәнәбез, алынган мәгълүматларны җиткерә барабыз. Мәсәлән, Алсуыбызның бер танышлары бу корткычтан бик озак җәфа чиккәннән соң, нәтиҗәле ысул тапканнар икән: бар бакча тирәли ешрак тимер торбалар кагып чыкканнар да, шулар башына калай “Кока-кола” банкаларын кидергәннәр. Имеш, тәүлекнең 20 сәгатен йоклап үткәрүче тычканнар калай банка бәрелеп чыгарган тавышка чыдый алмый чыгып качканнар, ди.

   Минем исә Авыргазы районында яшәп яткан Гөлнара ахирәтем дә күптән интегә шул явызлардан. Кунакка баргач күреп шаккаттым: ихатасы-бакчасы күпереп торган җир асты юллары белән сыргаланган. Сукыр тычканның син тырышып үстергән помидор-кишер яки куакларда эше юк: алар җир астында юл ярып, үзләренә корткычлар аулыйлар икән. Дустым бу хәлдән төрлечә чыгарга тырышып караган: чокырларга су тутырган (хәер, тутырып бетермәле түгел ди!), интернет аша фәлән мең сумга фәкать сукыр тычканнарны тота торган (шулай атала, ди!) капкыннар сатып алып караган, тик файдасы аз.

   Менә Рәүф абыебыз да нишләргә белми озак йөрде, без аңа ярдәм итә алмавыбыз өчен борчылабыз... Ә үткән яллардан ул кош тоткандай канатланып килеп керде: “кызлар, коткарды бит ул каһәр суккан сукыр тычканнардан”, ди үзе. Эш шунда икән: аның бакчасын елан кызы (әллә егетеме?) үз иткән! Ул тузбаш үзе озыыын (буе метр чамасы) ди, үзе шундый матур һәм башында күзләрне иркәләп торырдай сап-сары таҗы да янып тора икән. Елан матур буламы ни, дияр күпләрегез, ләкин, озак вакытлар дәвамында тынгы бирмәгән, тырышып үстергән бар уңышны харап итәргә тырышкан сукыр тычканнардан коткаргач, елан да матур күренәдер инде ул, дусларым... Кыскасы, менә шул таҗлы тузбаш патшалык итә башлаган көннән алып Рәүф абыйның бакчасындагы түтәлләр иркен тын алган һәм хуҗасын сөендереп, гөрләп үсә башлаган.

  “Түтәл уртасына кырын төшеп, кояшта кызынган тузбаш хәзер безнең чын дустыбыз, бер үк кенә безне ташлап китә күрмәсен, шуң да хәзер аның күңелен ничек күрергә икән дип баш ватабыз”,- ди абыебыз.

   Башкортстаныбызда соңгы елларда сукыр тычканнарның чамасыз артуы, алардан күрелгән зур зыян турында еш ишетергә туры килә. Хәзер инде без аларга нинди киңәш бирергә беләбез: бакчагызда тузбаш асрый башлагыз, дуслар!

   Шулай да... сак булу зыян итмәс, чөнки еланның да төрлесе була. Кызганычка каршы, урман-елга буйларына чыкканда агулылары да очрарга мөмкин. Уфада яшәүче Петр Григорьев Башкортстан табигатенә гашыйк кеше һәм ул республика киңлекләрен аркылы-буй йөреп чыккан. “Кабатланмас гүзәллекләреннән башка безнең урман-тауларда адәм баласы өчен хәвеф тудырырлык хайваннар да шактый,- ди ул.- Хәтта хәтфә үләнгә басып хозурланып барганда... агулы еланга юлыгуыгыз мөмкин”. Моны булдырмас өчен, әлбәттә,  тиешенчә киенергә һәм бик-бик игътибарлы булырга кирәк.  

                                            Әгәр елан тешләсә...

   Җылы көннәр башлану белән республикада сөйрәлүчеләрнең активлык сезоны башлана, ә май аен галимнәр хәтта... «елан туйлары» чоры дип тә атыйлар. Мондый "тантана"ның чакырылмаган кунагы булмас өчен, алны-артны карабрак йөрергә кирәк, чөнки еланнар туйны хәтта дача участогында да гөрләтергә мөмкиннәр икән. Әгәр дә инде юлыгызда елан очрыйсыз калса, иң мөһиме, тынычлыкны саклагыз һәм кискен хәрәкәтләр ясамагыз.

                Игътибар! Кыргый еланга тияргә ярамый!

   Мәсәлән, УУНиТ студенты Вадим Мортазин бу кагыйдәне бала чагында ук үзләштерергә өлгергән. Ун яшендә ул кара еланны тузбаш  белән бутап, аны сыйпарга уйлаган һәм тешләнгән. Бәхеткә, ул вакытта барысы да яхшы тәмамланган. Малайны тиз үк хастаханәгә китерәләр, шунда ук аңа агуны нейтральләштерүче сыворотка кертәләр.Белгечләр әйтүенчә, мондый хәлләрдә тизрәк табибка эләгү мөһим.

   Башкортстанда агулы еланнар арасында гади кара һәм Кызыл китапка кертелгән агулы дала еланнары гына бар. Дала еланын түбәндәге билгеләр күрсәтеп тора: вертикаль күз бәбәге, шактый зур гәүдә, муен белән кушылган өчпочмаклы баш формасы, кыска койрык һәм зигзагсыман бизәк, ә кара еланнарда ул юк. Әгәр дә елан тешләгән булса, ләкин аның агулымы-юкмы икәнлегенә ышаныч юк икән,тизрәк дәваханәгә юл алыгыз!

   Шуны истә тотарга кирәк: еланнар да кешеләрдән куркалар һәм алар белән очрашканда бик тиз шуышып яшеренергә тырышалар. Күпчелек очракта алар кешене үз-үзләрен саклау максатыннан гына тешлиләр. Менә шуңа күрә дә табигатькә чыксагыз, таяк белән коралланыгыз һәм аның ярдәмендә үләнне ерып барырга тырышыгыз. Шулай итеп, сез еланны үзегезнең барлыгыгыз турында кисәтерсез, димәк, еланга басу куркынычы да берничә тапкырга кимиячәк.

Фото: medtehnika-krasnodar.ru

                                                           Гөлара Арсланова.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас