Хәвеф-хәтәр
14 Мая , 16:35

“Транснефть”тәге янгыннан соң 4 кешене һаман таба алмыйлар

Әй, Ходаем!

БР прокуратурасының МАХ-каналыннан.БР прокуратурасының МАХ-каналыннан.
Фото:БР прокуратурасының МАХ-каналыннан.

Кичә Уфа янындагы Нөрле авылында нефть базасында янгын чыгуы турында язган идек. Ufa1.ru порталы язуынча, янгынны тәүлек буена сүндергәннәр. Коткаручылар дүрт хезмәткәрне эзләүне дәвам итүләрен аңлаткан. Барлыгы 7 кеше каза күргән. Аларның өчесе бик каты пешкән. Фаҗига ут белән бәйле эшләр вакытында теркәлгән. Нәтиҗәдә нефтькә ут капкан, ялкын резервуар паркына күчкән. Янгын мәйданы 800 кв м тәшкил иткән. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында һәлакәтнең сәбәбе – технологик процессны бозу, дип белдерделәр.  

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас