

Бүген Нөрле авылы тирәсендә линия җитештерү-диспетчерлык станциясендә технологик процесс бозылу аркасында шартлау яңгыраган һәм янгын чыккан.
БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, янгынны сүндерүдә 46 кеше һәм 15 берәмлек техника җәлеп ителгән. Шул исәптә –Русия Гадәттән тыш министрлыгыннан 38 белгеч һәм 13 берәмлек техника.
Әлегә билгеле булуынча, ике кеше нык пешкән, аларны хастаханәгә алып киткәннәр.
“Ике кеше республика пешү үзәгенә госпитализацияләнде. Берсенең 90% тәне пешсә (шул исәптә күзләре дә), икенчесенең 60% тәне пешкән. Хәлләре бик авыр. Медицина ярдәме тулы күләмдә күрсәтелә”, – дип хәбәр иттеләр төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыггында.
БР Прокуратурасында белдерүләренчә, хокук саклау органнары һәм ашыгыч хезмәтләр гамәлләрен координацияләү өчен янгын урынына Уфа районы прокуроры урынбасары Айдар Шәймәрданов килгән.
"Прокуратура инцидентның барлык шартларын билгеләүне контрольдә тота, шулай ук эшләрне башкарганда хезмәтне саклау һәм сәнәгать хәвефсезлеге турындагы законнарның үтәлешен тикшерәчәк. Нигезләр булганда прокурор реакциясе чараларын кабул итү мәсьәләсе хәл ителәчәк", – дип аңлаттылар ведомствода.
"Башинформ" мәгълүматы буенча, янгында каза күргән өченче кешене дәваханәгә алып киткәннәр.
Чыганак: bashinform.ru